Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Корбан гаете – изге көн

Түбәнкамалылар 1 сентябрьдә берьюлы ике бәйрәмне - Корбан гаетен һәм Белем көнен билгеләп үттеләр. Диндәгеләр өчен, әлбәттә, бәйрәм бер көн алдан - Гарәфә уразасы һәм ифтары белән башланып китте. 31 августта, үзәк мәчеттәге ифтардан соң урамга чыккач, үземне икенче бер дөньяга, башка мохиткә аяк баскандай хис иттем. Гүя кичке шәһәр...

Түбәнкамалылар 1 сентябрьдә берьюлы ике бәйрәмне - Корбан гаетен һәм Белем көнен билгеләп үттеләр. Диндәгеләр өчен, әлбәттә, бәйрәм бер көн алдан - Гарәфә уразасы һәм ифтары белән башланып китте.
31 августта, үзәк мәчеттәге ифтардан соң урамга чыккач, үземне икенче бер дөньяга, башка мохиткә аяк баскандай хис иттем. Гүя кичке шәһәр утлары да, мәчет ишегалдындагы алмагачлар да, хәтта җир өстенә әкрен генә сарылган төн караңгылыгы да «иртәгә - Гает, Гает», дип кабатлый кебек иде.
Гает иртәсендә дә үзәк мәчеткә мине әлеге хис озатты. Тукталыштан алып мәчет ишегалды капкасына кадәр арада - инвалид арбасында утыручылар, бер аяксыз калган яисә акыл камиллегеннән мәхрүм булган кардәшләребез... Мәчет ишегалдындагы махсус тартмалар янында тукталып садака салучылар, анда җаваплы итеп беркетелгән бабайлар белән бергәләп кул күтәреп дога кылучылар да бихисап иде.
Гает намазына кадәр әле байтак вакыт калса да, хәләл ит, башка төр ризыклар сатыла торган күчмә кибетләр тирәсендә кеше күп күренә. Кайберәүләр урамда кайнап утырган зур-зур самавырлардагы тәмле чәйдән авыз итү җаен карый. Егетләр исә иртәнге кояш нурлары астында мәчетнең төп ишеге турысындагы җиргә келәмнәр түши. Алары - мәчеткә сыймаган ир-егетләргә бәйрәм намазы уку өчен.
Җәмәгатьчелек гает намазын беренче мәртәбә Салих хәзрәт җитәкчелегендә укыды. Сүз уңаеннан, һәрвакыттагыча, гает намазында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, аның урынбасарлары һ.б. бар иде.
Бу бәйрәмнең асылына тукталып, үз вәгазендә Салих хәзрәт: «Корбан - үз көчең белән тапкан хәләл акчаңа сарык, кәҗә,сыер һәм дөя сатып алып чалуны, аның өчтән бер өлешен фәкыйрьләргә, мохтаҗларга таратуны һәм шул изгелек белән Аллаһыга якынаюны аңлата. Ярлыларны, мескеннәрне садака белән куандыру, гаиләң, туганнарың белән бергә бәйрәм итү - менә Корбан бәйрәменең төп мәгънәсе шул», - диде.
Быел корбанлык өчен үзебезнең Борок, Кармалы, Иске Чишмә, Колмакчы авылларыннан, Зәй, Кукмара, Актаныш һ.б. районнардан һәм хәтта Саратов өлкәсеннән дә - барлыгы 600 баш сарык алып килгәннәр. Кармалыдан Фәрит Галимов үз янына җыелган халыкка, чын татар сәүдәгәрләре кебек, корбанлык малын мактый иде: «Болар - яңа гына үрчетелә башлаган «Татарстан» токымлы сарыклар. Бер яшьлекләренең авырлыгы 49 килога җитә. 19 кило ит чыга».
Иртәнге сигезенче яртыда корбан чалдыру исемлегенә 150гә якын кеше язылган иде. Сарык сатып алганнар сабыр гына чиратлары җиткәнне көтәләр.
Урын өстендәге әнисен 10 елдан артык тәрбияләүче Зөлфия һәм ире Фәһим Галимовлар берьюлы ике корбанлык алганнар: берсе - гаилә исеменнән, икенчесе - нәзер корбаны...
Рәйсә һәм Фаикъ Мөхәммәтҗановлар 36 ел урын өстендә ятучы кызларына Аллаһы Тәгаләнең шифа бирүен теләп корбан чалдыралар. «Институтны кызыл дипломга тәмамлады. Дүрт кенә ай эшләп калды. Аена 12 мең сум акча түләп, кешедән каратабыз. Үзем дә сиксәнгә якынлашам, көчем җитми», - дип бар зарын җиткерде Рәйсә апа.
«Татнефть» идарәче компаниясендә эшләүче Наилә Фарзалиева, мәсәлән, 82 яшьлек әнисе Кирам кызы Нәкыя исеменнән корбан чалырга ниятләгән.
Язмамны Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимовның гает вәгазендәге сүзләре белән тәмамлыйм: «Әгәр кеше ихлас ният белән ниндидер изгелек кыла икән, шул гамәле белән Аллаһыга якыная. Аллаһы гамәлләребезне кабул итсен өчен гамәлләребез дөрес булырга тиеш. Гамәлләребез дөрес булсын өчен белем, гыйлем алырга кирәк.
Быел Корбан бәйрәме 1 сентябрьгә -мәктәпләрдә уку башланган көнгә туры килде. Ә гыйлем алу - кешене Аллаһыга якынайта торган бер гамәл. Пәйгамбәребезгә Аллаһы Тәгалә иң беренче иңдергән сүз дә «укы!» дигән сүз бит».
Фирзия БАТТАЛОВА.
 
 
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев