Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Конкурсның җиңүчеләре билгеле

Газетаның апрель чыгарылышларының берсендә «НТР» телерадиокомпаниясенең балалар өчен «Мин НТР карыйм» дигән конкурс игълан итүе турына язган идек. Май ахырында әлеге конкурска йомгак ясалды, ә 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә “Гаилә” паркында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурста балалар бакчаларына йөрүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, балалар сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары – барлыгы 217 бала катнашкан. Шуларның 159ы – рәсем, 11е – кул эшләнмәләре ясаган, 10сы – видеоролик төшергән, 37се шигырь язып җибәргән. Аерым гына түгел, төркемнәр белән башкарылган эшләр дә бар. 
Җиңүчеләрне төрле яшь төркемнәре һәм номинацияләр буенча билгеләделәр. Алар түбәндәгечә: рәсемнәр буенча 6 яшьлекләр арасында Лиза Силищева – беренче, Дәлия Минһаҗева, Егор Пипкин, Полина Пипкина – икенче, Инзилә Кәлимуллина, Ева Цыганова өченче урыннарны яулаганнар. Ә менә 7-10 яшьлекләр арасында беренче урынга – Роман Сметанин, икенчегә – Михаил Фомин, Диана Заболотская, өченчегә Ксения Корчагина, Ева Осипова лаек булганнар. 11-15 яшьлекләрдән Дарья Викторова – беренче, Елизавета Анисимова, Мария Галанцева – икенче, Мелиса Мөхәммәдиева, Айзилә Мусина өченче урыннарга чыккан.
Кул эшләнмәләре ясауда беренче урын – «Феникс» үсмерләр клубына, икенче – Вадим Масловка, Таһир Шәриповка, Алинә Гыйниятуллинага, өченче урын Ева Бочкаревага, Булат Заһретдиновка, Азиза Хадимуллинага бирелгән.
Видеороликлар төшерүчеләрдән беренче урынга – 73 нче балалар бакчасы, икенче урынга 93 нче балалар бакчасы, өченче урынга 2 нче гимназия укучылары лаек дип табылган. Шәхси беренчелектә Алинә Нәбиуллина – беренче, Валера Тимофеева – икенче, Владислав Казаков өченче урыннарны алганнар.
«Тамашачы алкышлары призы» номинациясенә  НТР-24 сайтында 3 мең 485 тавыш җыйган Александр Буланов лаек булган. Әлбәттә, яшь рәссамнәр үзләренең иҗат эшләрендә күпчелек  НТР «Яңалыклар» тапшыруларын алып баручыларны ясаганнар. Андыйлар өчен «Яңалыклар» хезмәте алып баручылары Алсу Арсланова, Гөлия Нигъмәтуллина, Александр Комаров һәм Лилия Егорова «НТР-24 каналы алып баручыларына тугрылык өчен» дигән үз номинацияләрен булдырдылар. Үзләренә иң ошаган авторларның эшләрен  сайлап, аларга үзләренең автографлы бүләкләрен тапшырдылар. 
Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев