Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Коммуналь хезмәтләр кышка әзер»

Түбән Кама кышкы сезонга ныклап әзерләнә башлады. Ә бу инженерлык челтәрләрен тәртипкә китерү, техниканы яңарту һ.б. эшләрне башкару дигәнне аңлата. Җәен шәһәребезнең юллары тәртипкә китерелүе дә эшне җиңеләйтер. Шушы көннәрдә кышкы сезон алдыннан махсус техника парады узды.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин сафларга тезелеп баскан КамАЗларны, тракторларны карап чыкты, йорт идарәләре җитәкчеләре белән сөйләште. Техника яңартылган, буяу исе бетмәгән дә әле. Ишегалды юллары өчен кечкенә, җыелган карны турыдан-туры КамАЗга салу өчен ротор җайланмасы беркетелгән зур тракторлар күз явын алып тора, аларны кабызып эшләү принцибын да күрсәттеләр. Департамент башлыгы урынбасары Тәфкил Әхмәтшин әйтүенчә, биредә машиналарның бер өлеше генә китерелгән.
– Кышкы сезонда магистраль һәм ишегалды юлларын 91 берәмлек техника кардан чистартачак, шуларның 27 се соңгы ике ел эчендә сатып алынган. Коммуналь хезмәтләр кышка әзер, – диде Денис Баландин.
Шәһәр юллары 290 километр тәшкил итә, шуларның 119 километры – ишегалды юллары. Узган кыш кар күп яугангамы, шәһәр кар көртләреннән арына алмады. Халык техника килми, юллар чистартылмый, дип зарланды. Быел техникага ГЛОНАСС системасы урнаштырылган. Аның аша башкарма комитет һәм төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты белгечләре техниканың кайда эшләүләрен, нинди тизлек белән йөрүләрен, хәтта күпме ягулык сарыф ителүен тәүлек әйләнәсендә күзәтә ала. Начар һава шартлары вакытында «Буран» оператив планына кадәр төзелгән. Тәфкил Әхмәтшин әйтүенчә, техника яхшы хәлдә, яңартылган, төзекләндерелгән, кыш килүгә үк эшкә керешергә әзер.
Федераль трассаларга «Татавтодор» предприятиесе хезмәт күрсәтә. Аның паркында юлларны чистартучы 23 техника берәмлеге бар, 8000 тонна ком, тоз, тозлы-сулы катнашма әзерләнгән. Ә Сүбәләк трассасын кайгырту шәһәр башкарма комитеты җилкәсенәтөшә. Юлны эшкәртүгә 3000 тонна ком, 340 тонна техник тоз, 2000 куб тозлы-сулы катнашма әзерләнгән. Шул ук вакытта сәнәгать зонасын онытырга кирәкми, юлы – 35 километр, ә гомуми мәйданы – 400 мең квадрат метр.
Техникага җитәкчеләр «яхшы» билгесе куйды. Кышын аның эшен шулай ук бәяләрбез, дип ышанабыз.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев