Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрдәге саннар түбәнкамалыларны борчуга салган

Бигрәк тә җылылык өчен саннар аерым игътибарга лаек.

Кешеләргә “исәпләү җиһазлары нигезендә түләү отышлырак”, дип кабатлап, аңлатып торалар-торуын. Ләкин халык сүзгә генә ышанмый ул.

– Санап чыгарып, чагыштырдым. Аерма юк диярлек. Шулай булгач, элеккечә, ел дәвамында түләү отышлырак. Кышын коммуналь хезмәтләр өчен түләп, башка нәрсәгә акча калмый диярлек, – ди пенсионер Илһам Зәкиев. Мондый фикерне куәтләүчеләр кимеми.

 Нәтиҗәдә, шәһәр администрациясендә хакимият вәкилләре хәбәрчеләр өчен брифинг оештырдылар.

– Җылылыкка бәяләр артуы, беренчедән, кышның салкын булуына бәйле. 2019 елның декабрь аенда һаваның уртача температурасы -5,5 градус иде, узган елда ул -11,7 градус тәшкил итте, – дип башлады сүзен торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты начальнигы Олег Егоров.

Нәтиҗәдә, йортларга җылыны күбрәк бирергә туры килгән икән. Күбрәк кулланган өчен хак да арта. Ләкин кешеләр җылы көннәрдә өйдә эсселеккә чыдый алмыйча, тәрәзәләрне ачык тотулары турында әйтә. Моны ничек аңларга?  Урамда җылы, батареяләр “яна”,  шуңа бәя дә арта килеп чыга түгелме?

Олег Егоров бу сүзләр белән килешми. Аның фикеренчә, Түбән Кама йортларында һава температурасы буенча иң югары күрсәткеч – 26 градус. Нормага килгәндә, 21 градус булырга тиеш.

– Шәһәрдә барлык йортларда гомумйорт исәпләү җиһазлары урнаштырылган. 93 процентында  һава торышына карап көйләү узеллары тора. Өйгә “кергән” җылылык күләмен исәпкә алабыз, аның өчен “Татэнергосбыт” компаниясе акча ала. Шуңа да идарәче компанияләр үзе теләгәнчә җылылыкны бирә алмый, – дип ассызыклады Олег Егоров.

Җитәкчеләр сөйләве – бер нәрсә, түбәнкамалылар фикере белән дә таныштык.

– Безнең йортта ул узел бардыр, дип уйлыйм. Чөнки көннәр җылыту белән батареядә җылылык кими, – ди Солтания Мортазина.

– Бездә андый әйбер юктыр. Чөнки март-апрель айларында да өйдәге эсселеккә чыдап булмый, – дип зарланды Алия Ихсанова.

Бу сорауны җитәкчеләргә бирдек. Анысына да җавап табылды. Баксаң, төрле йортларда җылылык төрлечә бирелә: кайберләрендә – өске каттан аска таба, кайберләрендә, киресенчә, астан өскә. Әйтик, җылылык беренче каттан бирелсә, андагы фатирда эссе, ә йорт 10 катлы икән, өстә тап-таман гына  булачак. Аста җылыны киметү белән өстәгеләр туңачак.

Брифинг озак барды, сорауларга җаваплар табылды кебек. Шулай да, сораулар калса, идарәче компанияләргә яки 072 номерына шалтыратырга киңәш иттеләр җитәкчеләр.     

Лилия Заһретдинова

Фото: https://vk.com/nknews, https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев