Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Комбайнчыларны бүләкләделәр

«Иң яхшы комбайнчы-2019» республика бәйгесе җиңүчеләре арасында безнең Түбән Кама муниципаль районы вәкилләре дә бар.

Конкурс ел саен комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру, 2019 елгы урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү, шулай ук уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны бәяләү Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллануга кызыксындыру уяту максатларында уздырыла.
Ярышта республика буенча барлыгы 1464 кеше катнашырга теләк белдергән, шуларның 500е бүләкләнүчеләр исемлегендә. Җиңүчеләр арасында безнең якташлар Илгиз Рәхимов, Владимир Копанев – 60ар мең сум, Григорий Герасимов, Борис Демидов, Эдуард Макаров –35әр мең сум премия алачак. Алар «Орсис-Агро» һәм «Союз – Агро» агрофирмаларында эшлиләр. Алдынгы комбайнчылар суктырган ашлыкның гомуми күләме 14 мең тонна тәшкил итә.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X