Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре калфак тегәргә өйрәнә

Әлеге дәресне алар махсус оештыра.

Теккән һәм чиккән калфакларын үзләре киячәк тә. Китапханәчеләр укучыларны татар киемендә каршы алачаклар. Проект авторы, Кол Гали исемен-дәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина фикеренчә, милли китапха-нәнең үз йөзе булырга тиеш. Китапханәчеләр һәр дәресне көтеп ала. Әлеге эшкә һәркем иҗади карый. Укучыларыбызны татар киемендә каршы алу да – матур күренеш. Планнар исә калфак тегү белән генә чикләнмәячәк. «Шушы милли киемебезгә, яулыгыбызга, калфагыбызга өстәп, тагын камзул тегәрбез, шуны тормышка ашырырбыз дип уйлыйбыз», – ди Гүзәлия Гыйбадуллина. Китапханә хезмәткәрләре үз укучыларын да сөендерергә ашыга. Дәресләр түбәнкамалылар өчен дә оештырылачак.
Әлеге эшне ноябрь ахырларында башлап җибәрергә уйлыйлар.

Фото: https://vk.com/nk_biblioteka30

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X