Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Коенсагыз да була, ләкин...

Түбән Камада 1 июньдә су коену сезоны башланды. Әмма коткаручылар әлегә су керергә иртәрәк, дип кисәтә.

Матрос-коткаручы Гөлназ Миннегалиева әйтүенчә, хәзерге вакытта Камада су температурасы 13 градус тәшкил итә. Шуңа күрә суга керсәгез, туңу яки көзән җыера башлау куркынычы бар. Бигрәк тә исерек килеш коену фаҗигагә китерергә мөмкин. Мөһим кагыйдәләрнең берсе – махсус билгеләнгән урыннарда гына коенырга кирәк. 
Мондый урыннарның берсе – «Кама» пляжы. Шәһәрдәшләрне кабул итүгә ул тулысынча әзер. Су төбен водолазлар тикшергән, биредә махсус өйрәтелгән коткаручылар кизү тора, балалар уен мәйданчыкларында күңел ача алачак, бәдрәфләр, ана һәм бала бүлмәсе бар. Шунда ук кафеда ашап алырга мөмкин.
Хәзерге вакытта Түбән Кама районында биш пляж бар. Долгое күле ярлары, Смыловка һәм Красный Бор авыллары янындагы Прось елгасы яры, Березовая Грива янындагы Кама елгасы яры һәм Сүбәләк тирәсе коену өчен яраклы түгел. Әлеге урыннар коену сезоны дәвамында тикшерелеп торачак. Моның өчен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнары һәм җәмәгать оешмалары  вәкилләреннән торган патруль төркемнәре булдырылачак. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев