Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Кладовка» ясарга рөхсәтме?

«Без - шәһәр кешеләре барыбыз да диярлек күп катлы йортларда яшибез. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен нинди генә түләүләр юк: квартирга, газга, суга, капиталь ремонтка, телефонга, телеканалларга, балалар бакчаларына һ.б. - санап китсәң, очына чыгып бетәрлек түгел. Әле тарифлар бертөрле генә торса, түзәр идең, алары көнләп түгел, сәгатьләп арта. Фатирлар алгач, катлар...

«Без - шәһәр кешеләре барыбыз да диярлек күп катлы йортларда яшибез. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен нинди генә түләүләр юк: квартирга, газга, суга, капиталь ремонтка, телефонга, телеканалларга, балалар бакчаларына һ.б. - санап китсәң, очына чыгып бетәрлек түгел. Әле тарифлар бертөрле генә торса, түзәр идең, алары көнләп түгел, сәгатьләп арта. Фатирлар алгач, катлар арасындагы буш аралыкларга барлык санитария таләпләренә туры китереп, «кладовка»лар ясап куйган идек, чөнки кышлык бәрәңгене, суганны һәм башка яшелчәләрне өйдә саклап булмый. Хәзер шушы «кладовка»ларны Сөембикә ур.,11, Тынычлык ур., 74нче һ.б. йортлар керә торган йортлар идарәсеннән килеп җимереп йөриләр. Бу кладовкалар алардан рөхсәт алып төзелгән иде бит. Җирле телевидениедән бер «кладовка»дагы тәртипсезлекне күрсәттеләр, янәсе, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәлмәгән, ә бит бөтен халыкның да«кладовка»лары шундый хәлдә түгел. Тәртипсез тормыш алып баручы эчкечеләр өчен бөтен халык җавап бирергә тиеш түгел, халык белән уртак тел табып, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып, үзара килешүләр төзеп була бит. Сүтелгән «кладовка»ларның материалларын алып китәләр. Катлар арасындагы аралыклар шунда яшәүчеләрнеке бит, барысы өчен дә түлибез.
Мәхдүмә Шәфыйкова».
Хатка «ЖКХ-8» идарәче компания директоры Мөнир Шәяхмәтов түбәндәгечә җавап бирде:
-Кладовкалар төзергә без беркайчан да рөхсәт бирмәдек һәм бирмәячәкбез. Бу - йорт милке. Моның өчен квартир хуҗасы берничек тә түли алмый. Мөмкинлеге булса, хат авторы минем яныма үзе килә ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X