Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Китапханәгә уникаль китап кайтты

Китап туплау һәм эшкәртү бүлегенә, ике телдә язылган «Татар дөньясы» - «Татарский мир» дигән уникаль китап кайтты. Басма китап укучыларны татар халкы тарихының төп вакыйгалары буйлап мавыктыргыч экскурсиягә чакыра.

Басмада уникаль документлар һәм вакыйгаларны ача торган матур иллюстрацияләр, картографик материаллар, репродукцияләр һәм фотографияләр күп. Басма дүрт бүлектән тора: «Тарих һәм хәзерге заман», «Татар цивилизациясе», «Традицион мәдәният: гасырлар бәйләнеше», «Милли мәдәният: мәңге тере иҗат». Авторлар татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында төп мәгълүматны бирә. Традицион татар мәдәнияте хуҗалык һәм көнкүреш, гаилә гореф-гадәтләре, халык декоратив-гамәли сәнгате, рухи мәдәният, бәйрәмнәр тупланмасының осталык һәм тәҗрибә үзәге буларак китерелә. Китап киң даирә укучыларга тәкъдим ителә.
Әлегә бу басма китап туплау Һәм эшкәртү бүлегендә, озакламый авыл һәм шәһәр  китапханәләренә биреләчәк һәм үз укучысын, һичшиксез, табар дип уйлыйбыз!
Китапның электрон вариантын https://tatkniga.ru/book/kniga-tatarskiy-mir.html сайтында укый аласыз!
Тулырак:https://vk.com/tukai_nk.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев