Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Китапханәдә әдәби чара узды

Шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә Фәрит Имамовның «Эт тырнагы» исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Бу көнне бирегә китапханәчеләр, аксакаллар шурасы һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, медицина көллияте студентлары һәм китап сөюче шәһәрдәшләребез килгән иде. Кичәгә сценарийны Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина язган һәм үзе...

Шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә Фәрит Имамовның «Эт тырнагы» исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
Бу көнне бирегә китапханәчеләр, аксакаллар шурасы һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, медицина көллияте студентлары һәм китап сөюче шәһәрдәшләребез килгән иде.
Кичәгә сценарийны Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина язган һәм үзе үк чараны бик матур итеп алып та барды. Әлбәттә, оештыру эшләренә биредә хезмәт куючы барлык китапханәчеләрнең дә өлеше кергән. Язучының китабына багышланган күргәзмә дә һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек тирән эчтәлекле итеп ясалган. Кичә барышында китапханәчеләр Әнисә Дәүләтшина һәм Тәнзилә Гыйсмәтуллинаның рольләргә бүлеп китаптан өзек укулары, Ольга Афонованың авторның бер юморескасын һәм парчасын сәнгатьле итеп сөйләве чарага аеруча матур төсмер бирде. НТРның татарча тапшырулар редакторы һәм алып баручысы Гөлия Нигъмәтуллинаның авторның «Шәфакъ моңы» дигән парчасын сәнгатьле укуы да китап сөючеләр күңеленә хуш килде.
Фәрит Фәйзетдин улы китапны язу турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Аның сюжеты детектив жанрга корылган. Шунысы да әһәмиятле: «Эт тырнагы» романында хәзерге заман өчен бик әһәмиятле тема - наркомания афәтенә каршы көрәш чагылдырыла. Шуңадыр, студентлар сорау бирмичә калмадылар.
Күренекле язучы Фәтхулла Абдуллин, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе Ралия Кәримова, аксакаллар шурасы әгъзасы Суфиян Минһаҗев, үзе дә актив рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнүче Зәлифә Нуретдинова һ.б. китапка карата уңай фикерләрен белдерделәр.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова, әдәби чарага йомгак ясап, «киләчәктә дә үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк», диде. Әлеге чараның истәлеге итеп, Фәрит Имамовка әдәби кичәнең матур бизәлешле сценарий күчермәсен һәм авторның иҗатына багышлап, татар китаплары библиографы Вәсилә Тараканова төзегән библиографик күзәтүнең басма нөсхәсен бирде.
Васил КАМАЛОВ,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.
Автор фотоларында: әдәби чара вакытында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев