Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Китапханә очрашуга чакыра

Түбән Кама халкы бик талантлы, иҗат итәргә ярата. Китап чыгару өлкәсен генә карасак та, бүгенге көндә 82 (шулардан 50се татар телендә иҗат итүче) Түбән Кама язучысы 187 әдәби китап бастырып чыгару бәхетенә иреште (132 татар телендә). Һәм шәһәрдәшләребезнең әдәби иҗаты 17 җыентыкта урын алды. 2016 ел аеруча «китаплы» ел булды...

Түбән Кама халкы бик талантлы, иҗат итәргә ярата.
Китап чыгару өлкәсен генә карасак та, бүгенге көндә 82 (шулардан 50се татар телендә иҗат итүче) Түбән Кама язучысы 187 әдәби китап бастырып чыгару бәхетенә иреште (132 татар телендә). Һәм шәһәрдәшләребезнең әдәби иҗаты 17 җыентыкта урын алды. 2016 ел аеруча «китаплы» ел булды - 25 яңа китап басылды! Шуларның 15-ше әдәби китаплар. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хез-мәткәрләре бер китапны да (әлбәттә инде, әгәр ул китапларны автор бүләк итеп тапшырган булса) үз игътибарыннан читтә калдырмый: һәр китап күргәзмәләрдә урын ала, аларның презентацияләре уза, әдәби һәм тематик кичәләрдә кулланыла, күзәтү-әңгәмәләр аркылы үз укучысын таба.
Тукай исемендәге үзәк китапханә чираттагы очрашуларын дүрт китап авторы Рәфыйк Әхмәдиев һәм 11 китап язган Фәтхулла Абдуллин иҗатына багышлый. 26 октябрь көнне иртәенге сәгать 10.00 Рәфыйк Әхмәдиевның балалар өчен язган өр яңа «Булат маҗаралары» (2016) китабын тәкъдим итү булачак. Бу чарага әти-әниләре, дәү әни-дәү әтиләре белән балаларны чакырып калалар.
Ә 27 октябрьдә 14.00 сәгатьттә. узачак чарага кеше язмышына битараф булмаган, эчтәлекле китаплар белән кызыксынучан яшьләрне, урта һәм өлкән буын кешеләрен көтеп калалар. Бу кичә Фәтхулла Абдуллинның «2015-нче ел китабы» конкурсында катнашучы «Чүл бүресе» китабына багышланачак.
Рәмзия
Камбиева,
китапханәләр системасының методик бүлеге мөдире.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X