Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Киләчәкләре – үз кулларында

Түбән Камада «Безнең ишегалды» проекты буенча эшләр дәвам итә. Шушы көннәрдә җитәкчеләр кешеләр белән очрашып, индивидуаль проектлар төзүгә керештеләр. Быел шәһәрдә һәм районда 111 ишегалды яңартылачак.

Беренче очрашу Төзүчеләр бистәсендә үтте. Биредә төзекләндерү эшләре Романтиклар урамында башланачак. Ишегалды да яңартылачак, аңа караган алты йортка да капиталь ремонт ясалачак.
Кешеләр дүрт төркемгә бүленеп, эшкә керештеләр. Очрашуда шәһәр мэры Айдар Метшин да катнашты. Ул бу программаның аеруча мөһим булуын ассызыклап үтте. Кайбер катнашучылар ишегалдында спорт мәйданчыгы ясарга тәкъдим итсә, күпчелек мини-сәхнә куюны сорадылар. Баксаң, бу йортларда яшәүчеләр еш кына концерт куя, күңел ачу чаралары оештыралар икән. 
Ишегалдында яңа эскәмияләр, фонарьлар, чүп контейнерлары өчен мәйданчыклар булырга тиешлеген дә әйттеләр. Ә туфракны алыштыру матур чәчәкләр үстерергә мөмкинлек бирер иде. Халык шулай ук видео-камералар куйдырырга һәм матбугат үзәге оештыруны сорады. 
Тәкъдимнәр язып алынды, якын арада эшкә белгечләр керешәчәк. Алар яңартылачак ишегалды дизайн-проектын эшләп, кешеләргә тагын бер тапкыр күрсәтәчәк. Төзекләндерү язын башланачак. Шәһәрдә исә алдагы өч атнада тагын 51 очрашу көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев