Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Киләчәк, димәк, балалар

Киләчәк кайчан башлана? Бүген, шушы сәгатьтән, шушы мизгелдән. Ә аның геройлары - бүгенге балалар, яшьләр. Аларны тормышка ничек әзерләсәк, киләчәгебез дә шундый булыр. Ә аның факторлары - заманча балалар бакчалары, мәктәпләр, түгәрәкләр һәм спорт секцияләре, бала тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм системасы һәм башкалар. Гаилә - ул... Күп бала анасы Дарья...

Киләчәк кайчан башлана? Бүген, шушы сәгатьтән, шушы мизгелдән. Ә аның геройлары - бүгенге балалар, яшьләр. Аларны тормышка ничек әзерләсәк, киләчәгебез дә шундый булыр. Ә аның факторлары - заманча балалар бакчалары, мәктәпләр, түгәрәкләр һәм спорт секцияләре, бала тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм системасы һәм башкалар.
Гаилә - ул...
Күп бала анасы Дарья Хуҗина гаиләдә балалар күбрәк булган саен, шатлыгы артуы турында сөй-ләргә дә, расларга да теләми. Бу бәхетне үзе татып карамаган кеше, аның хисләрен аңлый алмый, дип саный ул. Дарья - биш бала анасы. Вакыты тыгыз булуга да карамастан, ул «Татарстан Республиканың күп балалы гаиләләр» оешмасының Түбән Кама филиалын җитәкли. Үз үрнәгендә, күп бала табудан курыкмаска кирәклеген күрсәтә.
Татарстан Идел буе федераль округында, күп балалы гаиләләргә торак төзелеше өчен җир кишәрлеге бирү буенча, беренче урында тора.
Саннарга күз салыйк: республикада 32 мең күп балалы гаилә исәпләнә, шуның 1,5 меңе Түбән Кама муницпаль районында яши. ЖКХ хезмәтләренә субсидия, җәйге сәла-мәтләндерү лагерьларына һәм санаторийларга бушлай путевкалар, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклану - болар күп балалы гаиләләргә күрсәтелгән социаль ярдәм исемлегенең бер өлеше генә. Әйтик, өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләргә мәктәптә туклану һәм шәһәр транспортында йөрү өчен ташламалар каралган; балалар бакчасына һәм өстәмә белем алу, торак-коммуналь хезмәтенә түләүләргә 30 процент күләмендә субсидия каралган. Өченче бала алып кайткан гаиләгә җир кишәрлеге бирелә. Бүген, мәсәлән, безнең районнан 1,6 мең гаиләгә җир алды. Ә Татарстан буенча - 25,5 меңнән артык гаилә. Шул рәвешле, республика Идел буе федераль округында, күп балалы гаиләләргә торак төзелеше өчен җир кишәрлеге бирү буенча, беренче урында тора.
Моннан тыш, республикада өстәмә программалар да эшли. Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән, берьюлы өч һәм аннан күбрәк бала тапкан анага, һәр балага - 10 мең, балаларга 1,6 яшь тулганчы 1әр мең өстәмә пособие түләнә. Биш һәм аннан күбрәк бала тапкан әниләргә «Ана даны - Материнская слава» медале тапшырыла. Аларга бер тапкыр, бер балага 5 мең сум исәбеннән акчалата бүләк каралган.
Уку шартлары яхшы
Белем бирү сыйфаты буенча Татарстан илнең беренче бишлегенә керә. Моның нигезен мәктәпләрнең материаль-техник базасы ныклыгы тәшкил итә дияргә мөмкин. Республикада кабул ителгән программа буенча Түбән Камада, 2012 елдан алып исәпләгәндә, 30 мәктәптә капиталь ремонт ясалды. Моның өчен 750 миллион сум сарыф ителгән. «Автоматлаштырылган янгын сагы системасы» программасы кысаларында Трудовой, 7, 31, 33нче мәктәпләрнең янгын сагы системасы яңартылган.
Соңгы дүрт елда Татарстан Республикасында 780 мәктәп һәм балалар бакчалары яңартылды, 30дан артык мәктәп төзелде.
Балалар бакчаларына путевка алу өчен чиратка теркәлү проблемасын хәл итү дә көн кадагында торган мәсьәлә иде. Соңгы өч елда 3-7 яшьлек балаларның барысы да балалар бакчаларына урын белән тәэмин ителгән. Республиканың мәктәпкәчә тәрбия системасын камилләштерү программа нигезендә 200гә якын балалар бакчасы төзелгән булса, шуның тугызы Түбән Камада.
Спорт белән дус без!
Спорт буенча да Татарстан алдынгылар сафында. Бу аңлашыла да: инде ясле-бакчаларда ук спортка мәхәббәт хисләре тәрбияләнә башлый. Республикада бу өлкәдә берничә махсус программа бар. Узган ел 8 балалар-яшүсмерләр мәктәбе ачылды. Аларда спортның 70 төре буенча шөгыльләнергә мөмкин.
Спорт мәйданчыклары төзү программасы бөтен куәтенә эшли. Безнең муниципаль районда гына да, шул программа буенча, 20дән артык спорт комплексы ачылды. Аларда теләге булган һәркем шөгыльләнә ала. Алты мәктәп террито-риясендә спорт мәйданы төзелеше алып барыла. Шушы көннәрдә Кармалы урта мәктәбендә спорт залын ремонтлау эшләре тәмамланырга тиеш. Узган ел Прости авылы мәктәбенең спорт залы ремонтланган.
Гаилә һәм балалар турында кайгырту, ярдәм итү - Татарстанның дәүләт сәясәте генә түгел, ә фәлсәфәсе дә. Ул татар халкының күпгасырлы традицияләренә, әхлак принципларына нигезләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев