Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хыяллары тормышка ашачак

«Эшмәкәрлек фабрикасы»нда чыгарылыш кичәсе узды. Анда белем алыр өчен башта 56 кеше гариза биргән була, финалга нибары 24 е генә килеп җиткән. Үз эшләрен алар шулай ук сентябрьдә гомум чыгарылыш кичәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәтәчәкләр.

Әлеге проект 2014 елдан республиканың икътисад министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Анда катнашучылар өч ай дәвамында тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә акча эшләргә өйрәнә. 
Түбән Камадагы эшмәкәрләрнең күбесе бу юлы сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле булган проектлар тәкъдим иткән: йога, гирудотерапия (сөлек белән дәвалау) һәм матурлык үзәге, спорт ярышларын оештыру һ.б. Өлкән яшьтәгеләр турында да онытмаганнар, шәһәрдә танышу кичәләре уздыру планлаштыра. Балалар өчен хосусый бакча тибындагы үзәк һәм клуб ачарга теләүчеләр дә булды. Ә кемдер хәтта кешеләргә шәхси гороскопларын төзү белән акча эшләргә тели икән.
Сүз уңаеннан, быел курслар тагын булачак, бу юлы – әле балалар өчен дә. Үз эшегезне ачарга теләсәгез, 8-927-042-01-16 номерына шалтыратыгыз яки хатыгызны biz.mfz@tatar.ru электрон адресына юллагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев