Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хыяллар тормышка аша

Шәһәребезнең Е.Н.Королев исемендәге политехник көллиятендә капиталь ремонт бара. Күптән таушалган, түбәсеннән су үткән, бүлмәләре салкын булган бинаны тәртипкә китерү кирәклеген Роспотребнадзор, янгын күзәтчелеге бүлеге вәкилләре күптән кисәтеп килгән. Ниһаять, хыяллар тормышка аша башлаган. Көллиятне яңартуга республикадан 137 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Спорт залы түбәсеннән бертуктаусыз су тамганга, студентлар өчен физкультура дәресләре урамда уздырылган. Ә хәзер түбәне ябу белән бергә, тәрәзәләр, идән алыштырыла – полиуретан түшәмәсе булачак. Узган ел яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгыннан откан грант акчасына спорт җиһазлары сатып алмакчы булалар. 
Ашханә дә үзгәрәчәк. Яшелчә һәм ит цехлары яңартылачак, ашханә исә студентлар кафесын хәтерләтәчәк. Пешекчеләр кайнар ризык та, төрле камыр ашлары да әзерләячәк. Көллият директоры Татьяна Куприянова әйтүенчә, ашханәдә арзан бәягә ашарга мөмкин булачак. 
Иң зур игътибар җитештерү корпусына биреләчәк. Соңгы елларда аннан бөтенләй файдаланмаганнар диярлек. Бу уку елыннан башлап биредә студентлар өчен гамәли дәресләр үтәчәк, шулай ук аларны WorldSkills чемпионатына әзерләячәкләр. Хәзерге вакытта канализация системасы һәм түбә яңартыла, тәрәзәләр алыштырыла. Укыту зонасы теоретик һәм гамәли өлешләргә бүленәчәк, бу уку елында гына да программага яңа сигез юнәлеш өстәлгән. Барлыгы бинада мәгариф министрлыгы таләпләренә туры китерелгән 19 остаханә һәм 25 лаборатория урнашачак, дип планлаштырыла. Кайсы нинди һөнәргә караганлыгы турында ишекләр төсе – WorldSkills чемпионаты компетенцияләре төсләре «сөйлиячәк»: зәңгәре артында – булачак төзүчеләр, яшел ишекле бүлмәдә механиклар шөгыльләнә, ком төсендәге ишек – электрикларныкы һ.б. Матди-техник җиһазлар октябрь аенда кайтартылачак. 
– Уку программасына кертеләчәк кайбер дәресләрне энергетика һәм төзелеш предприятиеләре белгечләре алып барачак. Имтиханнарга Татарстаннан да, «ТЭЦ», «Камэнергостройпром», «Түбән Кама электр челтәрләре» кебек шәһәребез предприятиеләре вәкилләрен дә чакырырга планлаштырабыз. Көллиятебез студентларына үзләре билге куеп, эшкә дә чакыра алалар, – дип аңлата Татьяна Куприянова.
Хәзерге вакытта биредә 731 студент белем ала, шуларның 110 гына – читтән торып укый. Политехника көллияте – шәһәребезнең бай тарихлы, тәҗрибәле уку йорты. Биредә сәнәгать предприятиеләрендә һәрвакыт кирәк булган төзелеш индустриясе һәм энергетика өлкәсе белгечләре әзерлиләр.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X