Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хушыгыз, мәктәп еллары

Шәһәрдә Кама яр буенда чыгарылыш кичәсенә багышланган фестиваль узды. Вак кына сибәләп яуган яңгыр да бәйрәм кәефен җибәрә алмады.

Бу көнне 1107 укучы мәктәп белән хушлашты. 11 ел элек беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап, парта артына кереп утырган кызлар һәм малайлар олы тормыш буенча сәяхәткә чыкты. Алар, чыгарылыш кичәсенә бәйрәмчә киенгәннәр: кызлар күбәләкләр кебек төрле төстәге күлмәкләрдән, ә егетләр исә, җитдилекне өстен күргән. Чыгарылыш кичәсе, алар тормышында иң мөһим көннәрнең берсе булганга, җырларны да дулкынланып башкардылар. Ә чыгып, вальс биюләре ата-аналарны да, укытучыларны да битараф калдыра алмады. 
Укучыларны беренче сыйныф балалары, төрле фән укытучылары, мәктәп пешекчеләре, мәктәп директорлары сәламләде. 
 «Бүген сез генә түгел, әти-әниләрегез дә дулкынлану кичерә. Әлбәттә, мәктәп белән хушлашу моңсу, әмма алда сезне яңа тормыш көтә. Кайда гына барсагыз да – бәхетле булыгыз һәм әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, Түбән Кама горурлыгы булып яшәгез», – дип мөрәҗәгать итте егетләргә һәм кызларга Түбән Кама муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина. 
107 бала мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган: шуларның 19 ы – 35 нче лицей, 9 ар медаль – 27 нче мәктәп һәм Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия, 7 шәр медаль 3 нче мәктәп һәм 32 нче гимназия укучыларына тапшырылган. «Иртәгә сезнең алда яңа юллар ачыла. Аларның нинди булачагы, тормышыгыз ничек үтәчәге сездән тора», – диде мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Фәретдинов.
Кичәге укучыларның барысына да кечкенә генә булса да истәлекле бүләкләр тапшырылды, алар өчен җирле һәм Казан артистлары чыгыш ясады. Монысы инде аларга шәһәр бүләге булды. Тантанадан соң укучылар әти-әниләре һәм мөгаллимнәре белән чыгарылыш кичәсен билгеләүне дәвам иттеләр. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев