Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хуҗасыз хайваннарга да торак кирәк

Түбән Кама депутатлары муниципаль районда хуҗасыз хайваннар өчен приют булдыру мәсьәләсен ныклап өйрәнә башладылар.

Күптән түгел чыккан Федераль закон нигезендә, урам мәчеләрен һәм этләрне химикатлар ярдәмендә «йоклатып» үтерергә ярамый. Хайван бик нык агрессив булганда гына мондый кискен чараны кулланырга рөхсәт ителә. Әгәр ул үзен тыныч тотса, чистартып, дәвалап, йогышсызландырып кире урамга чыгарырга кирәк. Ә инде яхшы кулларга тапшырылса, тагын да яхшы.
Бу мәсьәлә белән шәһәрдә, нигездә үзиреклеләр күптән шөгыльләнә. Депутатлар Зур Афанас авылына барып, хуҗасыз хайваннар өчен оештырылган шәхси миниприютны карадылар. Анда хәзер 50 мәче һәм 17 эт бар икән. Аларның барысын да ирекле иганәчеләр ярдәме белән дәвалыйлар һәм, әлбәттә, яңа хуҗаларга тапшыру җаен эзлиләр..
Хакимиятнең хәзер шундый приютларга акча бүлеп бирү мөкинлеге ачылган. Әгәр элек мондый чыгымнар, казна акчасын максатсыз тоту дип саналса, хәзер, закон нигезендә, хайваннар өчен шундый торак төзү мәҗбүри. Тик стерилизация үткәргәнче, урам этләренең агрессив булу-булмавын ачыкларга кирәк. Хайваннар өчен гомуми тораклар булдыру нәкъ менә шуның өчен кирәк тә инде.
Приютны проектлау өчен инде хәзер үк өстәмә керемнәрдән бераз акча эзләргә кирәк, дип белдерделәр депутатлар. Ә инде объектны яңадан төзегәнче, приют өчен ярардай файдаланылмый торган бина табып, аны ремонтлап, хайваннарга ярардай итеп җайлаштырылса, тагын да яхшы булыр иде.
Әлегә бу мәсьәлә тулысынча өйрәнелмәгән. Хакимият җәмәгатьчелек фикерен өйрәнгәч кенә карар кабул ителәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев