Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хөрмәтле түбәнкамалылар, җирлегебез мөселманнары!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану белән чын күңелдән котлыйм!

Ураза бәйрәме – үз-үзеңне җиңү символы, күңел пакьлеге, игелек һәм мәрхәмәтлелеккә омтылыш кебек мәңгелек кыйммәтләрне искә төшерү, кимчелекле якларыбызны җиңү ул. Хәзерге вакытта бу аеруча актуаль: без үзебез өчен әһәмиятле булган кешелеклелек, үзара аңлашу, мохтаҗларга ярдәм кебек сыйфатларыбызга өстенлек бирәбез.
Түбән Кама мөселманнары динара мөнәсәбәтләрне җайга салуда, җиребездә тынычлыкны, татулыкны саклауда һәм ныгытуда үзләреннән зур өлеш кертәләр, яшь буынга тәрбия һәм белем бирүдә булышлык күрсәтәләр, аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм кулы сузалар. Түбән Камада җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны ныгыту мәсьәләләрендә ислам һәм православие дине вәкилләре арасында мөнәсәбәтләр җайга салынган, бу игелекле күршелек традицияләрен үстерүдә бик мөһим һәм җирлегебез үсешенә уңай йогынты ясый.
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да чын күңелемнән тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Ураза бәйрәме күңел тынычлыгы, иртәгесе көнгә ышаныч китерсен, яраткан Түбән Камабыз өчен хезмәттә барыбызга да көч һәм илһам өстәсен!

Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама Мэры

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев