Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хөрмәтле түбәнкамалылар, өлкән буын вәкилләре!

Сезне чын күңелдән зирәклек һәм озын гомер бәйрәме – Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм – буыннар бердәмлеге, игелеклелек, хөрмәт һәм кайгыртучанлык символы. Нәкъ менә сез Түбән Кама муниципаль районының үсешенә һәм иминлегенә нигез салдыгыз, искиткеч шәһәребезне төзедегез. Яшьләр активлыгы белән беррәттән олылар зирәклеге дә зур әһәмияткә ия, шуңа күрә сезнең белемегез һәм бай тәҗрибәгез хәзерге заман шартларында бик тә кирәк.
Күпләрегез бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше алып бара, предприятиеләрдә, җәмәгать оешмаларында эшли, үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә, шул ук вакытта гаиләләрендә дә ышанычлы терәк булып кала. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз һәм сездән үрнәк алып яшибез. Аерым рәхмәтемне Бөек Ватан сугышында Ватаныбызны саклап калып, сугыштан соңгы елларда илебезне торгызган ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә җиткерәм. Лаеклы ялда булып та, хәзерге вакытта хезмәт куючыларны тәбрик итәм.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, күңел көрлеге, иминлек һәм бәхет телим! Тормышыгыз бары тик якты, күңелле вакыйгалар белән тулып торсын һәм һәрвакыт янәшәгездә яраткан һәм кайгыртучан балаларыгыз, оныкларыгыз һәм дусларыгыз булсын!
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев