Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хәл итәсе мәсьәләләр күп әле

Түбән Каманың медицина көллиятендә инвалидлар сораулары буенча координация советы киңәшмәсе узды. Анда сүз пандуслар булмау, инвалидларның эш таба алмаулары һ.б. мәсьәләләр турында барды.

Мондый очрашулар ел саен уздырыла. Җитәкчеләр сәламәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чиклеләр зарларын ишетәләр, күп мәсьәләләр хәл ителә, ләкин борчыган сораулар кала бирә әле.
Беренче сорау инвалидлар арбасында йөрүчеләрдән булды. Социаль яклау идарәсенә, өйләренә беренче каттан алып иң югары катка кадәр пандус куюны сорап 18 кеше гариза тапшырган. Әмма бер шундый күтәргечнең бәясе якынча 200 мең сум тирәсе икән. Шуңа күрә социаль яклау идарәсе начальнигы фикеренчә, бу эштә махсус республика яки федераль программа гына ярдәм итә ала.
Тагын бер зур мәсьәлә – эш табу. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле 180 бала 63нче һөнәри училищеда укый. Тик, шуларның яртысы гына эшкә урнаша алачак. «Эш белән тәэмин итүчеләрнең күбесе оешмада алар өчен махсус шартлар булмавы турында әйтә, аннары инвалид кешене эштән чыгару да авыр икән. Акыл ягыннан артта калучыларны да кабул итү зур җаваплылык сорый», – дип аңлата 63нче училище директоры Сергей Титов.
Шунысы да бар, башка шәһәрләрдән килеп укучы һәм интернатта яшәүче балаларга туклану өчен акча үз өйләрендә торучылар белән бер күләмдә бирелә. Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин бу мәсьәләгә аерым тукталды һәм аны хәл итәргә вәгъдә бирде.
Дөрес, сәламәтлекләре чикле булса да, балалар да, өлкәнрәкләр дә үзләрен җәмгыятьтә файдалы итеп тоярга тели. Медицина көллияте ярдәме белән массаж курслары да ачылган. Авырлыкларны җиңеп, тырышып укыйлар, юллары шактый уңайсыз булса да, медицина көллиятеннән дәресләргә Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы тулай торакка да йөриләр. Тик мондый белгечләрне эшкә алырлармы? Башкалар да ничек кабул итәр?
Бүгенге көндә шәһәрдә физик мөмкинлекләре чикле булган 18 мең кеше яши. Аларны «көчле ихтыярлы» дип атыйбыз, бертигез мөнәсәбәт турында сүз йөртәбез, махсус оешмалар булдырабыз, үзәкләр ачабыз, әмма әле дә якын китермәскә тырышабыз, киртә аша үтә алмыйбыз.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев