Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Химия тармагында эшләүчеләрне хөрмәтләделәр

Түбән Камада Химиклар көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәм «Нефтехим-Арена» да оештырылды һәм анда якынча алты мең кеше җыелды.

Бәйрәмдә, нигездә, химия промышленносте хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләүче гаилә династияләре, химия комбинаты һәм шин заводының башлангычында катнашкан ветераннар, шушы профиль юнәлешендә белем алучы студентлар һәм читтән килгән кунаклар катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармагы республиканың үсеш ноктасы булуын билгеләп үтте. Президент химия промышленносте ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. «Гадәттәгечә, килешенгәнчә, бу бәйрәм республиканың гына түгел, ә илебезнең нефть химиясе башкаласы булып торган Түбән Камада уза, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Биредә безнең, ветераннарыбыз тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар ил күләмендә генә түгел, дөнья базарларында да конкурентлыкка ия булу мөмкинлеге бирә».
Бәйрәмдә Татарстан Республикасының промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты. «Чыннан да, химия тармагы үзенең казанышлары һәм хезмәт батырлыклары белән дан тота, Татарстан Республикасы икътисадында әһәмиятле  урын били. Хәзерге вакытта  бу тармак заманча югары технологияле продукцияләр җитештерү проектларын тормышка ашыра», – диде ул.
 «Түбән Кама химиклары – болар «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятендә, «Түбән Кама шин» комплексында, «ТАНЕКО», ТАИФ-НК да эшләүче күпмеңләгән хезмәткәрләр. Безнең нефть химиясе предприятиеләре катнашында социаль мәсьәләләр уңышлы хәл ителә; мәдәният, мәгариф һәм спорт өлкәләрендә инфраструктура камилләштерелә; гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектлары дистәләгән мең түбәнкамалыны эш урыннары белән тәэмин итәр», – диде Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин үз чыгышында.
Бәйрәм кысаларында, химия промышленносте предприятиеләрендә эшләүче алдынгыларга бүләкләр тапшырылды. Химия фәне буенча халыкара олимпиадада җиңүче 35 лицей укучысы Андрей Кобелевка да бүләк итеп смартфон бирделәр.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев