Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хезмәттәшлек дәвам итәчәк

Эшлекле сәфәр кысаларында, шәһәребезгә Кытай делегациясе килеп китте. Булачак инвесторлар уртак проектлар турында сөйләштеләр. Түбән Кама һәм Мейшань шәһәрләре сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итмәкчеләр.

Самолеттан төшкән кунакларны ипи һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Кытай кунакларына мондый ихтирам билгесе бик ошады. «Урамда салкын булса да, җылы мөнәсәбәтне һәм кунакчыллыкны тоеп тордык. Күп кенә матур, эшчән кешеләрне күрәбез», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Мейшань шәһәрендәге гомумкытай халык вәкилләре җыелышының даими комитеты рәисе Лю Шицин. 
Шәһәребез һәм Кытайның шәһәр округы хезмәттәшлек турында килешүгә бер ел элек имза куйганнар. Карар Татарстан делегациясенең Кытайга сәфәрендә кабул ителгән. Бу юлы исә уртак проектларны тормышка ашыру буенча фикер алыштылар. 
«Республика һәм шәһәребез Кытай белән хезмәттәшлекне югары бәяли. Кунакларны күрүебезгә шатбыз. Безнең килешү күп кенә тармакларны – авыл хуҗалыгын, сәнәгатьне, туристлыкны үз эченә ала», – диде Түбән Кама мэры Айдар Метшин. Эш ике шәһәр үсешенә дә уңай йогынты ясаячак, дигән фикердә җитәкчеләр.
«Мондый ышанычлы мөнәсәбәтләрнең муниципаль дәрәҗәдә барлыкка килүен күрү миңа бик ошый», – дип үз фикерен белдерде ТРның Кытай Халык республикасындагы вәкаләтле вәкиле Марсель Гыйлаҗев. 
Түбәнкамалылар Кытай кунакларына самавыр бүләк иттеләр. Кунаклар шулай ук «Пионер» индустриаль паркында булдылар. Биредә аларны заводларын декабрьдә җибәрергә планлаштырган якташлары каршы алды. Әлеге предприятие корыч буяу белән шөгыльләнәчәк.
Руслан Исламов фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев