Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Шушы елның май аенда ТР Президенты 2351 татарстанлыны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләү турында Указга кул куйган иде.

Бүләкләнүчеләрнең 106 сы Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләр. Бу көннәрдә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин әлеге исемлеккә кергән ветераннарның икесенә – Шәйхи Гыйбатдин улы Хисаметдиновка һәм Антонина Ивановна Евсеевага  Президентның рәхмәтен җиткерде һәм бүләкләрен тапшырды.
Шәйхи Хисаметдинов хәрби хезмәткә 1943 елның гыйнварында чакырыла. Ул Беренче Украина, Белоруссия фронтларында сугышларда катнашкан, күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары өчен «Сугышчан хезмәтләр өчен», Жуков медальләре һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Сугыштан соңгы елларда Шәйхи ага озак еллар шофер булып эшләгән. Ветеран хәзерге вакытта ике кызының, дүрт оныгының, оныкчыкларының хөрмәтен һәм игътибарын тоеп, аларның уңышларына куанып яши. Айдар Метшин аңа нык сәламәтлек теләде, хәзерге буынның тыныч тормышы хакына сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Антонина Евсеева 1921 еның 21 маенда Кама Тамагында туган. Сугышка кадәр башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. 1941 елда сугышка чакырылып, 1747 нче зенит-артиллерия полкында хезмәт иткән. Сугыш вакытында батыр разведчик һәм пулеметчы булган.
Антонина Ивановна «Мәскәүне саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен», Жуков медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Яхшы пулеметчы» билгесе белән бүләкләнгән.
Ветеранга хәзер 97 яшь. Ул ире белән ике кыз тәрбияләп үстергән, оныклары, оныкчыклары бар. Антонина Ивановна үзенең гомер бәйрәмен әнә шундый тату гаилә әгъзалары арасында каршылый. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X