Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

ХӘБӘРЛӘР

Кабул итү

8 августта 16.00 сәгатьтә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халык сорауларына шәһәр Советы депутаты Василий Филиппов җавап бирәчәк.
Адрес: Студентлар урамы, 9нчы йорт. Тулырак мәгълүматны 41-71-95, 36-47-12 телефон номеры аша шалтыратып, белеп була.

Зарлана аласыз

«Роспотребнадзор»12 августка кадәр «кайнар линия» оештыра.
Яшелчәләр, кавыннар, карбызлар сыйфаты, яраклыгы вакыты һ.б. буенча зарларыгызны һәм сорауларыгызны көн саен (яллардан кала) 41-54-34, 42-51-27 номерларына шалтыратып хәбәр итә аласыз.

Анализ бирергә кирәк

Шәһәребездә йогышлы гепатит диагнозы белән 4500 кеше исәптә тора. Үлем буенча туберкулез авыруыннан соң ул – икенче урында.
Иң куркынычлары булып В һәм С гепатиты санала.  Шулай да, вируска профилактик чаралар уздырырга, С гепатитын тулысынча дәвалап була икән. Табиблар ярты елга бер тапкыр кан анализын ясатырга киңәш итә. Ә беренче билгеләре үзегезне –начар хис итү, күзләрнең агы сары төскә керү, укшу, кычытулар булса – табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Уяулык ярдәм иткән

Түбәнкамалы экологларга ярдәм иткәне өчен акчалата бүләкләнгән.
Ул тракторның Афанас авылында туфракның өске катламын кырып алуын күреп, фотога төшергән һәм Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторларына хәбәр иткән. Ә бу – чыннан да, Россия канунын бозу очрагы икән. Тәртип бозучыны административ җаваплылыкка тартканнар, ә игътибарлы түбәнкамалыга акчалата 1500 сум тапшырганнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев