Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Яңа урынга күчәчәкләр 

Түбән Камада суд приставларын шунда күчерү өчен, элек шәһәр суды булган бинага (Студентлар ур. 7) ремонт ясый башладылар. 
Заманча ремонттан соң биредә район суд приставлары хезмәтенең ике  бүлеге урнашачак. Яңартылган бинада халык өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә уңайлы шартлар тудырылачак. Суд приставларына керү өчен электрон чират  булдырылачак. 

Конкурс игълан ителде

Татарстанда территориаль иҗтимагый үзидарәләр арасында конкурс игълан ителде.
Катнашырга теләгән түбәнкамалылар үз гаризаларын эш сәгатьләрендә  администрация бинасының (Төзүчеләр ур., 12), 205 нче кабинетында калдыра алалар. Гаризаларны шулай ук Stos.Nk@tatar.ru электрон адресына да җибәрергә була. Конкурс ике этапта үткәрелә. Муниципаль дәрәҗәдәге беренче этап – 17-30 гыйнвар көннәрендә узачак. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр (грант) көтә. Әгәр кызыксындырган сорауларыгыз булса 8 (8555) 42-56-22 телефоны буенча шалтыратып белешә аласыз.

Субсидия алдылар

«Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиесе»нә субсидия бирелде. Татарстан җитәкчелеге һәм Түбән Кама хакимияте 2018-2019 еллар өчен предприятиегә биреләсе 54,5 миллион сумлык бурычын каплады. Сумманың яртысын җирле бюджет,  калган яртысын республика бүлеп ю бирде. Бу – шәһәрдә транспорт реформасы кысаларында үткәрелә торган чараларның берсе. 

Көтеп калабыз
Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә 25 гыйнварда «Йөрәге халык күкрәгендә» дип аталган  әдәби-музыкаль кичә була.
Кичәнең төп кунагы – танылган язучы Зифа Кадыйрова. Башлана 13.00 сәгатьтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев