Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халыктан сорасалар...

Кайчандыр кием-салым тегү һәм телевизорлар ремонтлау ательесы, кием чистарту бүлмәсе, чәчтарашханә һ.б. хезмәтләр күрсәтү урыннары булган «Көнкүреш йорты»ның, соңгы елларда буш торуы эчне пошыра. Бүгенге көндә, берничә кабинетта гына такси офислары эшли. Күптән түгел аның киләчәге билгеле булды.

«Көнкүреш йорты» урынында кунакханә булачак икән! Төзергә теләүче дә табылган. Башта безнең шәһәр кешесе түгелдер бу дип уйлап куйдым. Ник дисәң, Кызыл Чишмә бистәсендәге, «Кама кунакханәсе» тукталышындагы ике кунакханәнең, берсе дә юньләп тулмый. Кешеләр, нигездә, вакытлыча фатирларда кунып чыгарга тырыша. Юк икән, акчасын эшмәкәр Рафис Мостафин кертмәкче була.
«РаМус» компаниясе генераль директоры урынбасары Людмила Зайцева әйтүенчә, кунакханә дүрт йолдызлы булачак, эшләр 2020 елның апрель аеннан башланып, бер ел дигәндә тәмамланачак. Анда шулай ук фитнес заллары, бассейннар, парковка, ресторан-кафелар урнашачак. Гомумән, бина заманча таләпләргә туры киләчәк икән. Проект инде эшләнә.
Шунысы да билгеле: инвестор һәм шәһәр архитекторы бу кунакханәгә килүчеләр күп булыр дип саный, чөнки яңа закон буенча торак йортлардагы хостелларга (кунакханә) карата таләпләр катгыйланды.
Әмма ул төзелә-төзелә кибеткә әйләнмәс микән? Әнә Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы «Олимпийский» спорт комплексын җимерә башлагач, шул ук Рафис Мостафин кешеләргә яңартылган фитнес үзәге төзергә вәгъдә бирсә дә, «Старт» дигән сәүдә үзәге җиткереп куйды.
Югыйсә, халык өчен кирәк булган профилакторий ачу да урынлы булыр иде. «Шифалы»да «ТАНЕКО» үзенең хезмәткәрләрен ял иттерә. Дәвалау корпусыннан баш тартмаслар иде. Балалар иҗаты үзәге (И.Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сарае ерак булгач, тагын берсе шунда булса да ярый) яки өлкәннәр үзәге булдыру да комачау итмәс иде. Кешеләрдән сорасалар, алар дистәләрчә тәкъдим кертәчәк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото e-nkama.ru алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев