Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халык иҗаты йорты

70 яшьлеге уңаеннан, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин Татарстан шәһәрләрендә концертлар куя. 16 февральдә ул Түбән Камага килә.

Җырчы 18.00 сәгатьтә Халык иҗаты йорты сәхнәсендә (Лемаев мәйданы, 14) чыгыш ясаячак. Билетларны ничек, каян сатып алу мөмкинлеге турында соңрак игълан итәрбез. Хәзер Альберт Әсәдуллин Санкт-Петербург шәһәрендә яши һәм эшли. Ул – легендар «Поющие гитары» ансамбле җырчысы, күп кенә рок-опералар солисты, Георгий Гаранянның джаз оркестры белән чит илләрдә гастрольләрдә һәм башка бик күп проектларда катнашучы. 

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә

12 февральдән 20 февральгә кадәр 11.00-19.00 сәгатьләрдә китапханәдә Милли культуралар ункөнлеге узачак. 
Программада төрле халыклар мәдәниятләренә багышланган әдәбият күргәзмәсе, конкурслар һәм мастер-класслар каралган. Рәхим итегез! 

2 мартта күренекле татар язучысы, хикәяләр остасы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан, әдипнең «Матурлык» исемле хикәясен видеоуку буенча акция оештырыла
Катнашырга теләкләре булганнар 1-28 февральдә Nk.MO@tatar.ru электрон адресына гариза җибәрә ала. Тулырак мәгълүмат – китапханәнең ВКонтакте социаль төркемендә https://vk.com/tukai_nk.

«Ковер» яшьләр үзәге

Биредә түбәнкамалылар өчен 17 февральдә «Тылсымлы микрофон» конкурсы узачак.
Үзләрен алып баручы буларак сынап карарга теләүчеләр 15 февральгә кадәр dk-nka@mail.ru электрон почтасы буенча гариза җибәрә ала. Тулырак мәгълүматны телефоннан 41-97-35 номерына шалтыратып алырга мөмкин. 10.00 сәгатьтә 7-9, 10-13, 14-16 яшьтәгеләр, 13.00 сәгатьтә 17-21 һәм 22-40 яшьтәгеләр чыгыш ясаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X