Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кәгазьдән һәм җилемнән ясалган әкияти сыннар

Румия Галимова папье-маше техникасында биш елдан артык төрле фигуралар ясый. Илһам теләсә кайсы вакытта килергә мөмкин, ә менә эш озак вакытны ала. Әлеге сыннарны ясауга аны нәрсә этәрә? Румия Галимова булачак поши сынына катлам артыннан катлам ясап кәгазь ябыштыра. Папье-маше техникасында ясалучы иң гади сын бу. Хатын-кыз бу мастер-классны биш...

Румия Галимова папье-маше техникасында биш елдан артык төрле фигуралар ясый. Илһам теләсә кайсы вакытта килергә мөмкин, ә менә эш озак вакытны ала. Әлеге сыннарны ясауга аны нәрсә этәрә?

Румия Галимова булачак поши сынына катлам артыннан катлам ясап кәгазь ябыштыра. Папье-маше техникасында ясалучы иң гади сын бу. Хатын-кыз бу мастер-классны биш ел элек "Усадьба" телеканалында күрә. Ясап карый һәм бирелеп китә. Әмма иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр эшләүче Румиянең яраткан эшенә вакыты аз кала.

Румиянең коллекциясендә 40 тан артык эш: шүрәле, тавис кошы, дөя, кобра, "Морозко" әкиятеннән убырлы карчык. Иң катлаулысы - кешеләрнең битләрен, бармакларын формалаштыру. Хатын-кызның тагын бер яраткан эше - рәсем ясау. Аның махсус белеме юк. Тик шулай да эчке тоемлылыгы, матурлыкны күрә белү, сәләте ярдәме белән ул игътибарны җәлеп итәрлек матур картиналарны барлыкка китерә.

Фикерләре күп, иҗат итү өчен вакыт кына кирәк. Румия Галимованың иң зур теләге - кайчан да булса шәхси күргәзмә булдыру. Әмма моның өчен эшне дәвам итү зарур. Теләкләренең тормышка ашуын телик.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Кәгазьдән һәм җилемнән ясалган әкияти сыннар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X