Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кешеләрнең тынычлыгын бозып...

«Халык әйтсә, хак әйтә, дигәндәй, шәһәрдә кайсы йортка гына күченсәң дә, «перфоратор»лы күршең синнән калмый. Менделеев урамындагы йортларның берсендә, элекке фатирымда егерме ел яшәү дәверендә күршеләребез анда нәрсәдер кактылар, тиштеләр һәм төйделәр. Күптән түгел Химиклар урамындагы йортка күчкән идек, анда да шул ук хәл - сәгать кичке биштә өйгә кайтуыма,...

«Халык әйтсә, хак әйтә, дигәндәй, шәһәрдә кайсы йортка гына күченсәң дә, «перфоратор»лы күршең синнән калмый. Менделеев урамындагы йортларның берсендә, элекке фатирымда егерме ел яшәү дәверендә күршеләребез анда нәрсәдер кактылар, тиштеләр һәм төйделәр. Күптән түгел Химиклар урамындагы йортка күчкән идек, анда да шул ук хәл - сәгать кичке биштә өйгә кайтуыма, «дөбер-шатыр» башлана. Җәй буе шулай булды. Фатирларда шакылдаулы ремонт эшләре кайсы вакытка кадәр рөхсәт ителә икән, шуны беләсе иде? Михаил Ефимович.»
- Татарстан Республикасының 2010 елның 12 гыйнварындагы «Төнге вакытларда гражданарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында»гы
Знче законының 2нче маддәсе нигезендә, эш көннәрендә - 22.00-дән иртәнге 6.00 сәгатькә, ә ял көннәрендә һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә 22.00дән иртәнге 9.00 сәгатькә кадәр «төнге вакыт» дип исәпләнелә.
Объектлар турындагы законның Знче маддәсе нигезендә, төнге вакытта кешеләрнең тынычлыгын саклау урыннары булып, күп фатирлы һәм шәхси йортлар, алар тирәсендәге территорияләр, бакча һәм дача кебек коммерциячел булмаган берләшмәләр территорияләре исәпләнә.
4нче маддә нигезендә, төнге вакытта кешеләрнең тынычлыгын ала торган түбәндәге гамәлләрне кылу тыела:
1) телевизорлардан, радиоалгычлардан, магнитофоннардан һәм башка шундый җайланмалардан, тавыш көчәйткечләрдән, шул исәптән транспортка, сәүдә нокталарына, җәмәгать туклануы һәм күңел ачу үзәкләренә куелганнарыннан да төнге вакытта файдалану;
2) тавыш биреп эшли башлаган сак сигнализациясен, шул исәптән машиналарга куелганнарын да вакытында сүндермичә, төнге вакытта кешеләрнең тынычлыгын алу яки төзек булмаган сак сигнализациясеннән файдалану;
3) төнге вакытта пиротехник чаралардан файдалану;
4) музыка коралларында уйнау, кычкыру, сызгыру, җырлау, шулай ук төнге вакытта кешеләрнең тынычлыгын боза торган башка тавышлар чыгару;
5) дөбердәү-шакылдау тавышлары чыгара торган ремонт, төзелеш, йөк төяү-бушату эшләре башкару;
Законның 5нче маддәсе нигезендә, әлеге кагыйдәләрне бозган кешеләр ТР административ хокук бозулар Кодексы буенча җаваплылыкка тартыла. Закон бозулар турында кешеләр полициягә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев