Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кешеләргә куркыныч түгел

Татарстан Республикасы буенча «Россельхознадзор» идарәсе хәбәр итүенчә, илебездә Африка дуңгыз чумасы белән хәл кискен тора. Ел башынан алып әлеге куркыныч авыруның 183 очрагы теркәлгән инде. 24 августтагысы күрше Чувашиядә булган.Быел беренче мәртәбә Африка дуңгыз чумасы вирусының Мәскәү өлкәсендәге «Чароен Покпанд Фудс» предрприятиесе дуңгызларын тикшергәндә ачыклануын исегезгә төшерәбез. Африка дуңгыз чумасы...

Татарстан Республикасы буенча «Россельхознадзор» идарәсе хәбәр итүенчә, илебездә Африка дуңгыз чумасы белән хәл кискен тора. Ел башынан алып әлеге куркыныч авыруның 183 очрагы теркәлгән инде. 24 августтагысы күрше Чувашиядә булган.Быел беренче мәртәбә Африка дуңгыз чумасы вирусының Мәскәү өлкәсендәге «Чароен Покпанд Фудс» предрприятиесе дуңгызларын тикшергәндә ачыклануын исегезгә төшерәбез.
Африка дуңгыз чумасы бөтен очракта да үлем белән тәмамланучы куркыныч авыру. Ул йорт һәм кыргый дуңгызларның барлык токымнары өчен дә куркыныч, ләкин кеше тормышына зыяны юк. Дуңгызларда әлеге авыруны булдырмый калу һәм дәвалау өчен бернинди ветеринария препаратлары да юк. Вирусның таралуына юл куймау өчен бары тик бер юл -зур икътисади югалтуларга карамастан, карантин чаралары куллану гына ярдәм итә.
Хәзерге вакытта Түбән Кама районындагы промышленность дуңгызчылык хуҗалыклары ябык режимда эшли башлады. Авылларда дуңгызларны чыгару тыела. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм ветеринар хезмәтләре дуңгызларны законсыз сатарга алып баручыларны ачыклау өчен юлларда күзәтчелек оештырды. Түбән Кама районындагы барлык дуңгызларга классик чумадан вакциналар ясала, ә аучылар аткан кабан дуңгызларына мәҗбүри рәвештә Африка чумасына тикшерү бара.
Дуңгызларны тукландыру өчен файдаланыла торган вируслы азык һәм хайваннарны чалганнан соң калдыкларны яхшылап пешереп эшкәртмичә куллану - дуңгызларда Африка чумасы килеп чыгуга китерүче сәбәпләренең берсе. Ә сәламәт хайваннарга вирус йоктырган авыру хайваннар белән бер бинада тотылганда яисә әлеге йогышлы авыру вируслары белән зарарланган территорияләрдә булган кешеләр, кыргый хайваннар, кимерүчеләр, бөҗәкләр аша да йога.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X