Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Кешеләр сыйфатлы ярдәмгә лаек!»

Түбән Каманың үзәк хастаханәсендә пешкәннән дәвалау бүлеген ачу тантанасы узды. Аны булдыру турында карар 2018 елның июль аенда кабул ителгән. Хәзер исә шәһәрдәшләргә сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен заманча җиһазландырылган бүлмәләр дә, медицина аппаратлары да – барысы да бар.

Чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, «ТАИФ» АҖ генераль директоры, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖының директорлар Советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һ.б. катнашты.
«Түбән Кама Нефтехим» тарафыннан төзелгән үзәккә 113 миллион сум акча сарыф ителгән. Бүлек Актүбә урамындагы 13 нче йортның 3 нче дәвалау корпусында урнашкан. Биредә бүлмәләр үзгәртеп корылган, автоматлаштырган ишекләр урнаштырылган, палаталарга яңа мебель кайтартылган һәм, иң мөһиме, заманча медицина җиһазлары сатып алынган. 
«Түбән Кама Нефтехим» язмышы шәһәребез тормышы, аның сәламәтлек саклау системасы белән тыгыз бәйләнгән. Калабыз халкы алдындагы җаваплылыкны һәрвакыт тойдык», – диде Азат Бикмурзин ачу тантанасында. 
Ике урынлы бер бүлмә реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә беренче катта урнашкан. Биредәге караватлар Голландиядә җитештерелгән, шулай ук үпкәләрне ясалма җилләтү җиһазлары бар. Караватлар, зыян күрүчеләрдә авыртуны киметерлек итеп, ванна формасында ясалган. Моннан кала, аларда авыру өчен кирәкле температураны  һәм дымлылыкны куеп була. Мондый караватларның берсе 5,2 миллион сум тора. Бүлектә шулай ук өстәмә яраларны бәйләү  өчен һәм гемодиализ бүлмәләре каралган. 
Өченче катта урнашкан икенче бүлмәдә дүрт карават бар. Аларда исә яралар тизрәк төзәлсен өчен, махсус җайланмалар урнаштырылган. Палаталарда душ һәм бәдрәф, каршыда – йөрмәүче авырулар өчен барлык уңайлыклары булган ванна бүлмәсе бар. Шулай итеп, элек пешкән кешеләрне Яр Чаллыга яки Казанга озатсалар, хәзер биредә дә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган.  
«Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре химия предприятиесе ярдәмен һәрвакыт тойды. Бу бүлек тә күптән кирәк иде. Иң мөһиме – биредә башка катлаулы авыруларга да ярдәм күрсәтеләчәк», – дип белдерде сәламәтлек саклау министры урынбасары. Чыннан да, хәзерге вакытта яңа бүлмәләрдә Альцгеймер авыруыннан һәм башка авырулар көчәюеннән интегүче ике кеше дәвалана. 
«Үзегез күрдегез, бүлек иң югары таләпләргә җавап бирә, әмма бу – кечкенә блок кына. Әлбәттә, иң яхшысы – барысын яңабаштан төзү. Предприятие планнарында мондый ният бар, бу эшне дәүләт белән бергәләп башкарып була. Хакимият тәкъдимебезне хуплады, әлегә бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр бара. Кешеләр сыйфатлы ярдәмгә һәм үзләренә карата яхшы мөнәсәбәткә лаек!» – дип ассызыклады Руслан Шиһабетдинов. Сүз Түбән Камада югары технологияләр буенча медицина ярдәме күрсәтәчәк зур үзәк төзелеше турында бара. Билгеле булганча, ул Урман урамында урнашачак.
Сәнәгать зонасындагы 1 нче поликлиникада да үзгәрешләр бар. «ТАИФ» һәм «СОГАЗ» компанияләре төркемнәре ярдәме белән быел биредә 123 миллион сумлык капиталь ремонт ясалган. Төзекләндерү эшләре яңа стандартлар буенча барган, авырулар һәм медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудырылган. Поликлиникага 100 миллион сумлык медицина җиһазлары кайтартылган, барлык төр рентген тикшерүләрне уздырырга мөмкинлек бирүче универсаль санлы рентген системасы гына да ни тора! Шулай ук аппаратлы, программалы, интеллектуаль җиһазлары яңартылды, даруханә ачылды. «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖы поликлиника өчен  5 миллион сумлык заманча җиһазландырылган ике ашыгыч медицина ярдәме машинасы сатып алган. Фельдшерлар һәм табиблар бригадалы авыруларның өйләренә барыр өчен тагын ике махсус автомобиль кайтартылган.      
Рөстәм Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев