Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үкенерлек булмасын

Гаилә - җәмгыятьнең көзгесе, дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да, җәмгыять нинди генә үзгәрешләр кичермәсен, ул гаиләдә чагылыш таба. Бигрәк тә балалар теләсә нинди күренешне киптергеч кәгазе кебек үзләренә сеңдерә. Сүз дә юк, соңыннан бала үсеп, үзе олы кеше булгач, шул вакыйгаларның аның холык-фигылендә тирән эз калдыруын күрәбез. Җитәкчеләрнең дүшәмбе...

Гаилә - җәмгыятьнең көзгесе, дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да, җәмгыять нинди генә үзгәрешләр кичермәсен, ул гаиләдә чагылыш таба. Бигрәк тә балалар теләсә нинди күренешне киптергеч кәгазе кебек үзләренә сеңдерә. Сүз дә юк, соңыннан бала үсеп, үзе олы кеше булгач, шул вакыйгаларның аның холык-фигылендә тирән эз калдыруын күрәбез.
Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында ЗАГС идарәсе начальнигы Бэлла Махотина әйткән кайбер фикерләрне ишеткәч, моның шулай икәненә ышанмый мөмкин түгел. ЗАГС - хәзерге заман гаиләсенең бүгенге көндәге хәлен саннарда күзаллау мөмкинлеге бирә торган оешма. Җитәкче билгеләп узганча, чыннан да, хафаланырга җирлек бар. Статистика саннары куандырырлык түгел. Моңа китергән сәбәпләрне эзли башласак, узган гасырның 90нчы елларын искә төшерергә кирәк.
Әйе, илнең икътисады тотрыксызланган вакыт иде. Инфляция, юклык чоры... Эшләгән өчен хезмәт хакы ала алмыйча, очын-очка ялгап яшәү... Әнә шундый шартларда, ата-аналарның балаларын тәрбияләү турында уйларга вакытлары да калмагандыр. Көн туды исә, тормыш куып, яшәү өчен каян акча юнәтим икән, дип уйлаган ата-аналар балаларына тиешле тәрбия бирә алмаганнардыр, әлбәттә. Әхлакый кыйммәтләр югалып, кыргый кануннар белән яшәлде ул вакытта.
Хәзер шул чор балалары үсеп җитте. Аларның гаилә корып, бала үстерә торган вакытлары. Чынлыкта нәрсә күрәбез: өйләнешүчеләр саны аз, аерылышучылар, киресенчә, арта бара. Гаилә корырга теләмәү. Яшьләрнең үзләре теләп гаиләдә бала булдырмаска тырышулары... Болар барысы да «үзгәртеп кору» елларының ачы җимешләре, җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең гаиләдәге чагылышы.
Инде киләчәк турында уйларга вакыттыр. Бүгенге көндә өлкәннәрдән әнә шундый «үрнәк» алып үскән балалар, киләчәктә үзләре нинди ата-ана булыр? Егерме еллап вакыт узгач, тагын кайда ялгыштык икән инде дип, үткәннәргә әйләнеп карарга туры килмәсме?
Фәрит ФӘЙЗЕТДИНОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X