Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күңел ачтылар

Кама Аланында Чыршы шәһәрчеге ачу тантанасы узды. Бәйрәмгә балалары белән йөзләгән кеше җыелды. Алар өчен зур сәхнәдә «Чулман-Су», «Радуга» балалар иҗаты үзәге һәм студентлар катнашында театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Камааланлыларны Кыш бабай, Кар кызы һәм киләсе ел символы - Эт котлады. Тамаша җирле артистлар башкаруындагы җыр һәм биюләр белән аралашып барды....

Кама Аланында Чыршы шәһәрчеге ачу тантанасы узды. Бәйрәмгә балалары белән йөзләгән кеше җыелды.
Алар өчен зур сәхнәдә «Чулман-Су», «Радуга» балалар иҗаты үзәге һәм студентлар катнашында театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Камааланлыларны Кыш бабай, Кар кызы һәм киләсе ел символы - Эт котлады. Тамаша җирле артистлар башкаруындагы җыр һәм биюләр белән аралашып барды. Барысы да бергә: «Чыршы, утларыңны кабызчы!» - дип кычкырганнан соң, Үзәк чыршыда төрледән-төрле утлар кабынды.
Котлауларга Кама Аланы башлыгы Александр Павлов да кушылды. Ул Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләрендә катнашучыларга рәхмәтен җиткереп, бүләкләр тапшырды.
Яхшы билгеләргә генә укучылар, мәктәп тормышында актив катнашучы балалар, төрле конкурслар, ярышлар, олимпиадалар җиңүчеләре Кама Аланы башлыгы чыршысына җыелды. Фойеда 100 баланы һәм ата-аналарын матур итеп бизәлгән чыршы һәм яраткан мультфильмнар геройлары каршы алды. Җирле артистлар алар өчен әкият тә күрсәтте. Яңа ел бәйрәменең төп кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызы укучылар белән җырлап, биеп күңел ачтылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев