Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кечкенәдән күреп үскән

Казанда 1 февральдән 3енә кадәр WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләрнең «Яшь профессионаллар» республика чемпионаты булачагы турында язган идек инде. Анда юл хезмәткәрләре, коткаручылар, медиклар, ташчылар һәм башка эшче белгечлек осталары катнашачак. Беренчелекнең барлык биремнәре катлаулы җайланмалар һәм заманча эш кораллары белән эшләүнең гамәли күнекмәләренә бәйле. Һава транспорты буенча беренчлек ярышлары...

Казанда 1 февральдән 3енә кадәр WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләрнең «Яшь профессионаллар» республика чемпионаты булачагы турында язган идек инде. Анда юл хезмәткәрләре, коткаручылар, медиклар, ташчылар һәм башка эшче белгечлек осталары катнашачак. Беренчелекнең барлык биремнәре катлаулы җайланмалар һәм заманча эш кораллары белән эшләүнең гамәли күнекмәләренә бәйле.
Һава транспорты буенча беренчлек ярышлары «Бигеш» аэропорты территориясендә уздырыла. Анда аэропортның авиация куркынычсызлыгын тикшереп торучы инспектор Владислав Москов тәкъдим ителгән.
Ул - гаилә традициясен дәвам итүче. Әнисе - Наталья Михайловна, 27 ел дәвамында, хәзерге көнгәчә «Бигеш»тә идарәнең автоматлаштырылган системалары һәм элемтә хезмәте технигы вазифаларын башкара. Әтисе - Радик Михайлович аэропортның авиация-техник базасында планерлар һәм двигательләр буенча 25 ел авиатехник булып эшләгән.
Әти-әнисе шунда эшләгәч, Владислов Московның кечкенә чагында да «Бигеш» аэропортына килгәләгәне була. Авиация белән беренче танышуы да шул чактан ук башланган. Ул, армия хезмәтен тәмамлап кайткач (Мәскәү шәһәренең Кремльдәге Преображенский полкында хезмәт итә), гаилә традициясен дәвам итеп, «Бигеш» аэропортына эшкә килгән.
Егет, кыска гына вакыт эчендә, үзен эшкә җаваплы караучы, намуслы хезмәткәр итеп танытып өлгерә. Шуңа күрә ул эшче һөнәрләр чемпионатында катнашырга лаек, дип табылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев