Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Казанлы егет сөйгәненә мәхәббәтен сайлау участогында аңлаткан

Яшьләр 2014 елның 18 сентябрендә очраша башлаганнар. (Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көн 152нче сайлау участогы күзәтүчесе Анастасия Фролова өчен гаять истәлекле булды. Күптәннән үзенә мәхәббәтен белдереп йөргән егете бүген сайлау участогына чәчәк букеты һәм шарлар тотып килгән. Настя - Казан дәүләт энергетика университеты студенты. Сайлау участогында ул чисталык һәм...

Яшьләр 2014 елның 18 сентябрендә очраша башлаганнар.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көн 152нче сайлау участогы күзәтүчесе Анастасия Фролова өчен гаять истәлекле булды.

Күптәннән үзенә мәхәббәтен белдереп йөргән егете бүген сайлау участогына чәчәк букеты һәм шарлар тотып килгән.

Настя - Казан дәүләт энергетика университеты студенты. Сайлау участогында ул чисталык һәм сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе өчен җаваплы.

"Кичне көтәсе килмәде, аннан ул вакытка арый да кеше. Ә хәзер бүләк иткәч аңа күңелле, йөзендә елмаю", - дип аңлаткан, дулкынланып, Динар Кәрамов.



Яшьләр шәхси тормышларының сайлауларга катышы булмавын, ә нәкъ менә 2014 елның 18 сентябрендә очраша башлаганнарын әйткәннәр. Бүген аларның очрашып йөрүләренә ике ел.

«Без тулай торакта бер катта яшәдек, бер-беребезне күреп ошаттык. Шуннан соң дуслашып йөри башладык», - дип сөйли Анастасия.
Динар КДЭУда магистратурада укый, Анастасия бакалавриатны тәмамлап килә. Диплом алгач, туй ясарга җыенасызмы, дип сорагач, кыз әле егетнең армиягә барып кайтасы барлыгына ишарәләгән.

Чыганак: http://nkamsk-rt.ru/tt/component/k2/item/3310-kazanlyi-eget-s%D3%A9yg%D3%99nen%D3%99-m%D3%99h%D3%99bb%D3%99ten-saylau-uchastogyinda-a%D2%A3latkan.html

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев