Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кайткан солдатлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды

Узган ел Түбән Камага 1240 егет армия сафларында хезмәт срогын тәмамлап кайткан. Шуларның якынча 700е эшкә урнашкан, 95е исә укуларын дәвам итәргә булган, ә 176сы эш эзләү белән мәшгуль. Якынча 300 егет рәсми рәвештә урнашмаган килеш эшләп йөри, яисә якын-тирә шәһәрләргә барып эшләргә мәҗбүр. Узган атнада И.Садыйков исемендәге балалар һәм...

Узган ел Түбән Камага 1240 егет армия сафларында хезмәт срогын тәмамлап кайткан. Шуларның якынча 700е эшкә урнашкан, 95е исә укуларын дәвам итәргә булган, ә 176сы эш эзләү белән мәшгуль. Якынча 300 егет рәсми рәвештә урнашмаган килеш эшләп йөри, яисә якын-тирә шәһәрләргә барып эшләргә мәҗбүр.

Узган атнада И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда армиядән кайткан егетләр белән «Хезмәтегез өчен рәхмәт, якташлар!» дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Икенче ел рәттән башкарма комитет җитәкчелеге, хәрби комиссариат һәм мәшгульлек үзәге ярдәмендә оештырылган чараның төп максаты - хәрби хезмәттән кайткан егетләребезне эш белән тәэмин итү. Әлеге чарага егетләр үзләре, аларның әти-әниләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары һ.б. чакырылган иде.

Очрашуда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Григорий Китанов чыгыш ясады. «Хәрби хезмәтләрен намус белән үтеп кайткан егетләребезгә рәхмәтемне җиткерәм. Бүген вакансияләр ярминкәсендә сезгә 500гә якын эш урыны тәкъдим ителә. Сайларга мөмкинлек бар», - диде ул.

Түбән Кама хәрби комиссары Ф.Миңгәрәев тә, бу көнне уздырылган чарада егетләрнең мөмкин булганча, эш табуларын теләде. Шулай ук, 8 февральдә шәһәребезгә республиканың Транспорт министрлыгы һәм Казаннан транспорт предприятиесе вәкилләре киләсен әйтте. Моның сәбәбе - 2013 елда узачак Универсиадага әзерләнү өчен, эшчеләрне җәлеп итү. Кызыксынсагыз, хәрби комиссариатка (44-04-17) шалтыратып белә аласыз.

Фойеда вакансияләр ярминкәсе эшләде. Егетләрнең һәрберсе шәһәребез предприятиеләреннән килгән вәкилләр белән озаклап сөйләшеп, үзләре турында мәгълүмат калдырдылар. Тик менә күп урыннарда эш тәҗрибәсенең булуы шарт иде. Мәсәлән, «ТАНЕКО»га тәкъдим ителгән 10 вакансия арасыннан, бары берсендә генә - грузчик булып эшләүдә тәҗрибәне кирәксенмәделәр. Дүртенче разрядлы сливщик-разливщик, бишенче һәм алтынчы разрядлы слесарьлар кирәк. Ләкин әле генә хәрби хезмәттән кайткан егетләрнең мондый разряды каян булсын, ди?!

Нефтехимия комплексы предприятиләрендә дә шундый ук хәлне күзәтергә мөмкин. Шулай да заводлар егетләрне тракторчы, тепловоз машинисты, покрышка җыючы һәм вулканизатор итеп алырга әзер.

Эчке эшләр идарәсендә булган кыскартуларга карамастан, анда яшь кадрлар җитми, 52 егетне эшкә алырга әзерләр. Сүз уңаеннан, ярминкәгә килгәннәрнең күбесе эчке эшләр идарәсе тәкъдим иткән вакансияләр белән кызыксынды. Шулай булмый мөмкин дә түгел, бүгенге көндә беренче елын участковый булып эшләүчеләр дә 30 мең сумга якын хезмәт хакы ала. Егетләр шулай ук патруль-пост хезмәткәрләре, дознавательләр, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге инспекторы булып урнаша алалар.

Килгән кунаклар өчен концерт та әзерләнгән иде. Яңа гына армиядән кайткан Рәмис Ханов турындагы видеоролик та егетләрнең күңеленә хуш килде. Видеороликның герое яшьтәшләрен төшенкелеккә бирелмәскә чакыра, үз мисалында ул барча якташларына эшкә урнашырга мөмкин булуын күрсәтә.

Хәзерге вакытта укуларын яңа гына тәмамлаган яшь белгечләргә эш табу бик авыр, хезмәт итеп кайтканнарга да бу җиңел түгел. Тормышта үз кыйблаңны, юлыңны табу өчен күп көч куярга кирәк. Шул чакта гына бар нәрсәгә дә ирешергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев