Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кая карама – бөтен җирдә машина

Соңгы бер-ике елда йортлар ишегалдында җәяүлеләр өчен ясалган тротуардан түгел, ә машина юлыннан йөрергә туры килә. Сәбәбе - кешеләргә йөрерлек урын калдырмыйча, тротуарда бер-бер артлы машиналарның тезелеп торуы. Ә бераз соңарып кайтсаң, инде подъездыңа, гомумән, керерлек түгел, ишегалдында машиналар шыплап тулган була. Бу хәл барыбызга да таныш, дип уйлыйм. Шәһәребез...

Соңгы бер-ике елда йортлар ишегалдында җәяүлеләр өчен ясалган тротуардан түгел, ә машина юлыннан йөрергә туры килә. Сәбәбе - кешеләргә йөрерлек урын калдырмыйча, тротуарда бер-бер артлы машиналарның тезелеп торуы. Ә бераз соңарып кайтсаң, инде подъездыңа, гомумән, керерлек түгел, ишегалдында машиналар шыплап тулган була. Бу хәл барыбызга да таныш, дип уйлыйм. Шәһәребез ишегалларында кайчан тәртип урнашыр соң, дигән сорау да күпләребезне борчый.

- Тынычлык, Сөембикә, Чулман урамнарында тәртип саклыйм. Сөембикә урамындагы 6нчы һәм 4нче йортлар ишегалдында машиналар һәрвакыт шыплап тулган була, җәяүлеләргә йөрергә урын калмый. Ә янгын чыга калса, янгын сүндерү машинасы үтә алмаячак, - ди участковый Илдар Сәлахов.
Моның чыннан да шулай икәнен раслар өчен участковый белән Сөембикә урамына юл тоттык. Биредә җәяүлеләргә йөрергә урын калдырмыйча бер-бер артлы «Рено Логан», «Тойота Прадо», «Шкода Октавия», «Мазда 3», «ВАЗ-2109», «Шевроле Лансер», «Приора» һ.б. тезелеп киткән.
Җәяүлеләр инде ияләшкән, ничек тә булса, араларыннан үтеп йөриләр, ә арба тартып баручы яшь аналар ничек узарга тиеш? Тротуарга менеп, җәяүлеләргә уңайсызлык тудырганы өчен машина хуҗасы беренче мәртәбә тотылса, аңа - 200, икенчесендә 500 сум штраф салына. Күргәнегезчә, штрафларның бик кечкенә булуы автомобиль хуҗаларын куркытмый, шуңа күрә алар машиналарын теләсә кайда калдырып китә.
- Рейдларны даими үткәрәбез, тәртипсез машина хуҗалары җаваплылыкка тартыла, - ди участковый.
Узган елны шәһәребездә «Барьерларсыз Түбән Кама» программасы кысаларында барлык йортларның диярлек ишегалларында пандуслар ясалды. Әмма ул пандусларның рәхәтен бары тик рульдәгеләр генә татый. Әйтерсең лә, ул пандусларны машиналарга тротуарга менәргә уңайлырак булсын өчен эшләгәннәр. Кайбер игътибарсыз йөр-түчеләр машиналарын пандус янында калдырып китәләр. Әлеге кагыйдәне бозганы өчен нибары 100 сум штраф каралган.
Югыйсә, адәм көлкесе булган бу штрафлар (100, 200, 500 сум) кимендә ун мәртәбә арттырылса, бәлки, файдасы булыр иде.
Тротуарда машина сыярлык буш урын калмаган очракта, рульдәгеләр машиналарын үлән үсеп утырган газонда яки балалар уйный торган мәйданчыкта калдырып китәләр. Әлеге кагыйдәне бозганы өчен җәза катырак: бер мәртәбә тотылсаң - 2000, икенчесендә инде 5000 сум түләргә туры килә. Сөембикә урамындагы 6нчы йорт ишегалдында газонга куелган «Шевроле Нива» һәм «Шкода Октавия», Тынычлык урамындагы 64нче йорт ишегалдындагы балалар мәйданчыгында торган бер «иномарка» хуҗасына 2000әр сум штраф салынды. Ә машинасы белән тротуарга менгән һәрбер кешегә участковый 200әр сум «чәпеде». Шулай ук, рульдәгеләр әлеге штрафларын бер ай дәвамында түләмәгән очракта, аны икеләтә күләмдә түләячәкләр.
Аның сүзләренә караганда, иң куркынычы 200 сумлык штраф түгел. Мондый җавапсыз йөртүчеләр машиналарыннан колак та кагарга мөмкин. Узган ике атна эчендә генә Тынычлык урамындагы 74нче йорт ишегалдында калдырылган «Рено Логан»нан антирадар һәм магнитола урлаганнар. Шул ук урамдагы 64нче йорт һәм Сөембикә урамындагы 34нче йорт ишегалларында калдырылган машиналарны да «чистартканнар»: берсеннән - «савбуфер», икенчесеннән магнитола «чәлдергәннәр». Карак-лар тотылмаган.
Шулай булгач, автомобильне түләүле стоянкага куярга акчагызны кызганасыз икән, штраф түләргә генә түгел, машинагызга карата кемнәрнеңдер «террорлык акты» ясау мөмкинлегенә дә әзер булыгыз.
Икенче көнне эштән кайтышлый, юри генә бу ишегалларына кагылырга уйладым. Күз салсам: тротуарда, балалар мәйданчыгында бер машина да юк, барысы да бер-бер артлы юл кырында тезелеп торалар иде. Әмма болай нибары ике-көч көн генә дәвам итте, инде дүртенче көнгә машиналар тротуарларда да, газоннарда да күренгәләде. Димәк, участковыйлар тиздән тагын рейдка чыгачак...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X