Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Катнашып калыгыз!

НТР телерадиокомпаниясе игълан иткән «Чисталык» акциясе шәһәрдәшләрнең җаваплы, актив, тырыш булуын күрсәтә. Урамнарны, йорт ишегалларын җыештырырга көннән-көн күбрәк кеше чыга.

24 нче балалар бакчасында да кул кушырып утырырга яратмыйлар икән. Башта балалар тәрбиячеләре белән биеп алдылар, аннары эшкә тотындылар. Бакча участокларында көздән калган яфраклар гына түгел, башка чүп-чар да табылды. «Без кәгазь кисәкләре, сыра шешәләре дә җыйдык» дип, табылдыкларын күрсәттеләр малайлар һәм кызлар. Роберт һәм Альберт Корюкиннар исә карагач үсентеләре утыртты. 
Сүз уңаеннан, әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эш юнәлешләренең берсе – тирә-юньне саклау, экологик тәрбия.  
– «Яшел әләм» халыкара программасында без инде менә дүрт ел катнашабыз. «Чисталык» акциясе турында белгәч, анда да катнашырга булдык, – ди 24 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Альбина Кузнецова.
Ә 35 нче микрорайонда ташландык урынны тәртипкә китерергә 130 дан артык кеше җыелды. Бирегә хәтта гаиләләр белән чыгучылар да булды. Бер сәгать эчендә шактый гына эшләнде. 
– Бу урынны без ел саен җыештырабыз, чистартабыз. Чыннан да, кыш дәвамында чүп күп җыелды. Югыйсә, чүп-чарны шунда яшәүчеләр ташлый: тәмәке төпчекләрен дә, шешәләрне дә... Бәлки бездән үрнәк алып, җәмгыятебез табигатькә җаваплы карый башлар, – дип фикерләре белән уртаклашты 35 нче микрорайон территориаль-иҗтимагый үзидарә советы рәисе Елена Шиһабетдинова. 
Кешеләр әйтүенчә, бу урынның хуҗасы да бар, югыйсә. Тик ул монда берни дә төземи, чүп-чарны да җыймый. Шуңа күрә әлеге эшне якын-тирәдә яшәүчеләр башкара. Мондый бердәмлек һәм татулыкны чыннан да үрнәк итеп куярлык. «Уңыш»40 капчык тәшкил итте.  
Шулай ук, язгы өмәләр Төзүчеләр бистәсендә дә кайный. «Якты» дигән матур исемле урамның шундый пычрак булуы гаҗәпләндерә. Берничә ел эчендә ул чүплеккә әйләнгән: ризык калдыклары, көнкүреш техникасы, мебель, тәгәрмәчләр – ни генә юк биредә! Һәм, ниһаять, урамның иң актив кешеләре эшкә чыкты. Чүплеккә әйләнгән урын тәртипкә китерелде, яктырды, ямьләнде. Өмәчеләргә якындагы автосервис хезмәткәрләре дә ярдәм иткән.
Шәһәр яктыра, яңара бара, әмма җыештырасы, чистартасы урыннар җитәрлек. Хөрмәтле түбәнкамалылар, «Чисталык» акциясендә катнашырга теләсәгез, НТР телерадиокомпаниясенә 40-07-70 номеры белән шалтыратып, гариза калдырыгыз. Шәһәребезне бергәләп ямьләндерик! 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев