Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кар көрәү башланды

Кышның беренче атнасы узып китте. Шул санаулы көннәр эчендә дә, кыш азрак үзенең холкын күрсәтеп алды: кар да яуды, бераз бураны да булды. Андый гына бураннарның әлегә әллә ни куркынычы юк. Бу беренче сынаулар гына. Тик махсус техниканы барыбер әзер тотарга кирәк.

Соңгы көннәрдә урамнарда кар чистарту техникасы күренгәләде инде. Шәһәрдәге үзәк юлларны әлегә 11 берәмлек махсус техника чистартып тора. Шушы көнгә кадәр юлларга 48 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән, 72 кубометр кар чыгарылган.
Ишегалларын җыештыручылар да көрәкләрен сынап карарга өлгерделәр. Сукмакларда, юлларда ком сибелгән урыннар күренә. Гадәттә, көндез җепшек кар яуса, кичен һава температурасы төшкәч, машина юлларында, җәяүлеләр йөри торган сукмакларда, тротуарларда юеш кар тыгызланып, бозлавык хасил итә. Көчле салкынар башланганчы, температураның шулай «уйнавы» коммуналь-хуҗалыклар эшчәнлегенә әнә шулай кырын суга. Хәзерге вакытта ишегалларын кардан чистарту өчен 30 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән һәм бу эштә барлыгы 705 кеше хезмәт куя икән. Ишегалдындагы юлларны һәм тротуарларны эшкәртүгә өч тоннага якын ком-тоз катнашмасы файдаланылган инде.
Әлегә узган көннәрдә һава температурасы бик түбән булмады. Көндез термометр -5, -6 градус тирәсе күрсәтте. Төннәрен исә ике-өч градуска түбәнәйде. Ә менә берәр көннән, синоптиклар хәбәр итүенчә, һава темпратурасы төшәчәк. Кар яву ихтималы да бар. Димәк, эш фронты тагын да киңәячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев