Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

“Кама таңнары” әдәби берләшмәсе Түбәнкамалыларга бүләк әзерли

Түбәнкамалылар өчен "Кама таңнары" әдәби берләшмә бүләк әзерли. Тиздән чыгачак әдәби альманахта җирле язучы һәм шагыйрьләрнең алтмыш әсәре урын алачак. Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә "Кама таңнары" әдәби берләшмәнең әгъзалары очрашуы узды. Ул Түбән Каманың 50 еллык юбилее кысаларында узды. Чарага шулай ук мәктәп укучылары да чакырулы иде. Сүз уңаеннан,...

Түбәнкамалылар өчен "Кама таңнары" әдәби берләшмә бүләк әзерли. Тиздән чыгачак әдәби альманахта җирле язучы һәм шагыйрьләрнең алтмыш әсәре урын алачак.

Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә "Кама таңнары" әдәби берләшмәнең әгъзалары очрашуы узды. Ул Түбән Каманың 50 еллык юбилее кысаларында узды. Чарага шулай ук мәктәп укучылары да чакырулы иде. Сүз уңаеннан, берләшмә ярты гасыр дәвамында эшли.

Быел китап чыгаручы әдипләр күп булды. Алар арасында Рәфыйкъ Әхмәдиев тә бар. Аның "Җан авазы" һәм "Булат маҗаралары" исемле ике җыентыгы дөнья күргән. Хәзерге вакытта барлыгы дүрт китабы нәшер ителгән.

Асия Сафина берләшмәдә - узган елдан бирле. Язмалары журнал-газеталарда басыла, китап чыгару нияте дә юк түгел.

Кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Кунакларга үз җырларын автор-башкаручы Илһам Хисмәтуллин бүләк итте.

Чарага килгән кунаклар арасында Яр Чаллыдан "Кыңгырау" газетасының мөхәррире Факил Сафин да булды. Аның сүзләрендә - Түбән Кама язучылары өчен борчылу. Гомер буе иҗат итеп тә, шәһәрдән китәргә кыймаучылар яки теләмәүчеләре күп булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X