Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кама елгасында су ташып, 56 метрга кадәр күтәрелгән

Узган атнада су пристаньгә «менде», әмма коры урыннар бар иде әле.

Түбәнкамалылар куркып тормый, бирегә килеп, күренешләрне фотога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыралар. Өлкәнрәкләр мондый күренешнең матур булуын гына түгел, ә куркыныч тудыруын да яхшы аңлый. Ташу башланса, бакчалары су астында калачак. Рәзилә Сәетова Кама буена балалары белән килгән. «Мондый гүзәллекне тагын кайчан күрерсең?! Менә фотога төшеп йөрибез», – ди ул. Ә менә Әнвәр Гыйльфанов, киресенчә, мондый күренешкә бер дә сокланмый. «Бакчам якында гына урнашкан. Җәен шунда яшим. Тавыклар сатып алдым, өемдә бар уңайлыклар, хәтта телевизор бар. Су басса, нишләргә?» – дип борчыла.
Республиканың гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында мәгълүмат берничә сәгать саен яңарып тора. Бер тәүлек элек Түбән Кама ГЭСында су 10 сантиметрга күтәрелеп, елганың югары урынында 58 метр 93 сантиметр тәшкил итте. Куркыныч билге – 60 метр. Түбән Кама ГЭСының түбәндәге урынында (пристань) су 23 сантиметрга күтәрелеп, биеклеге Балтыйк системасы буенча 58,07 метр булган. «Энергетик» бакчачылык ширкәтенең 14 кишәрлеге, Борок авылындагы бер бакча – су эчендә, әмма янгын сүндерү машинасы анда керә ала. Ташу нәтиҗәсендә исә 90 бакчаны (шул исәптән, Яр Чаллы бакчаларын да) су басарга мөмкин.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате буенча, Жигулев гидроузелының эш режимы көчәйтелгән. Бу исә Татарстанда гидрологик хәлне тотрыкландырырга мөмкинлек бирәчәк», – диде Республиканың гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат чаралары белән эш буенча бүлек начальнигы Андрей Родыгин.
Шулай ук республиканың Куйбышев су саклагычы бассейнындагы Кама, Идел елгалары буенда урнашкан бакчалар хуҗаларын милекләрен кайгыртуларын, 25 майга кадәр бакчаларында кунмауларын сорыйлар. Бу Түбән Кама, Кукмара, Мамадыш, Яр Чаллы районнарына кагыла. Су басу куркынычы янаган урыннарга җирле янгын сүндерү гарнизоннары барган, авыл җирлекләре башлыклары, кешеләр белән аңлату эше алып барыла.
Бүгенге мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районының гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш эшләр идарәсе начальнигы Виталий Бочкарев әйтүенчә, Камада су кими башлаган иде.

Су уен мәйданчыкларына да «үрмәләгән» / фото ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев