Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кама Аланы бәйрәм итте

Поселок Сабан туен инде берничә ел рәттән Түбән Кама белән бер көнне үткәрә. Бу юлы да шулай булды. 1 июльдә узган бәйрәм шулай ук Кама Аланының 35 еллыгына багышланды. Ул мәктәп укучылары, студентлар, спортчылар, иҗади коллективлар катнашында театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Бәйрәм кунакларын Кама Аланы башлыгы Александр Павлов, Башкарма...

Поселок Сабан туен инде берничә ел рәттән Түбән Кама белән бер көнне үткәрә. Бу юлы да шулай булды. 1 июльдә узган бәйрәм шулай ук Кама Аланының 35 еллыгына багышланды. Ул мәктәп укучылары, студентлар, спортчылар, иҗади коллективлар катнашында театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.

Бәйрәм кунакларын Кама Аланы башлыгы Александр Павлов, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Сәләхетдинов котлады. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укып, үзеннән һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин исеменнән теләкләрен җиткерде.;

Традиция буенча, дәрәҗәле кунаклар алдынгыларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды, ә «СтройСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш инженеры Александр Голышовка Кама Аланының Мактаулы гражданины таныклыгы тапшырылды.

Театральләштерелгән тамашадан соң күңел ачу программасы башланды. Милли уеннарда, ярышларда балалар да, олылар да теләп катнашты. Баганага менүчеләр, балалар концерт мәйданчыгында җырлаучылар, биючеләр күп булды, төрле уеннар һәм мас-тер-класслар уздырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X