Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кагыйдәләрне искә төшергәннәр

Түбән Кама районының Сухрау авылы аша өлкәара юл уза. Бу урын бик куркыныч: ата-аналар мәктәпкә баручы балалар өчен борчыла, өлкәннәр юл аша узарга курка, еш кына авыл янында юл-транспорт һәлакәтләре була.

Томан һәм яңгырлар аркасында, көзен күз күреме начар, юеш асфальт тизлекне арттырырга, маневр ясарга мөмкинлек бирми. Яктыртылмаган урында юл кырыеннан баручы кеше бөтенләй күренми.  
Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары өчен Юл йөрү куркынычсызлыгы көне оештырган. Балаларга үзләрен юлда тоту кагыйдәләре турында сөйләгәннәр, велосипедта йөргәндә ничек киенергә кирәклеген, яктылык кайтаргычларның әһәмиятен  аңлатканнар.
Башлангыч мәктәп укучылары мәдәният йортында рәсемнәр күргәзмәсе әзерләгән. Өлкәнрәкләре юлларда һәлак булган балалар турында искә төшергән. Иң яхшы рәсем авторларына грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган. Хәрәкәтнең яшь инспекторлары отряды башлангыч сыйныфта белем алучы һәр укучыга яктылык кайтаргычлы жилет һәм юл кагыйдәләре турында уку дәфтәре тапшырган.  
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев