Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кагыйдәләрне бозу очраклары бар

Кемерово шәһәрендәге «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу комплексында чыккан янгында дистәләрчә кешеләр һәлак булган иде. 28 марттан Түбән Кама прокуратурасы да кешеләр күп җыелган урыннарны тикшерә башлады. Түбән Кама Советлар йортында әлеге тикшерүләр буенча нәтиҗәләр ясалды. Шәһәрдә кешеләр күп җыела торган 133 урын бар: 58 сәүдә үзәге, 31 җәмәгать туклану урыны,...

Кемерово шәһәрендәге «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу комплексында чыккан янгында дистәләрчә кешеләр һәлак булган иде. 28 марттан Түбән Кама прокуратурасы да кешеләр күп җыелган урыннарны тикшерә башлады. Түбән Кама Советлар йортында әлеге тикшерүләр буенча нәтиҗәләр ясалды.
Шәһәрдә кешеләр күп җыела торган 133 урын бар: 58 сәүдә үзәге, 31 җәмәгать туклану урыны, 15 күңел ачу үзәге, 18 офис бинасы, 11 гыйбадәт кылу бинасы. Аларның барысында да янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлү-үтәлмәве тикшерелде. Белгечләр сигнализация эшләвенә, эвакуация ишекләренең ачык булуына, хезмәткәрләрнең янгын сүндергечләрне куллана белүләренә һ.б.га игътибар итте. Хәзерге вакытта 17 бина тикшерелә. Гомумән, 150 тәртип бозу очрагы теркәлгән. Прокуратура ачыклаган кимчелекләр 20 апрельгә кадәр бетерелергә тиеш.
Шул ук вакытта белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тикшерүләр башланды. Алар 11 апрельгә кадәр дәвам итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев