Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кадерле Ватанны саклаучылар!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Кораллы Көчләр ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, булачак сакчылар!

Сезне барыбыз өчен дә әһәмиятле бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
23 февраль көнне без һәрвакыт Ватаныбызны саклаган һәм хәзер дә аның иминлеген саклауны дәвам итүче хәрбиләргә хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. 
Бу бәйрәм көнендә без иң җылы котлауларыбызны, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тылда хезмәт итүчеләргә һәм фронтовикларга алмашка килеп, озак еллар туган якларыннан еракта хәрби хезмәттә булганнарга юллыйбыз. Без – Бөек Җиңү варислары өчен, сезнең Ватанга фидакарь хезмәт итүегез – ныклык, батырлык һәм каһарманлык үрнәге.
Бүген без локаль конфликтлар һәм Кораллы Көчләр ветераннарына, запастагы солдатларга һәм офицерларга, бу бәйрәм көнендә илнең оборона сәләтен ныгытып, үзләренең хәрби бурычларын башкаручыларның һәммәсенә рәхмәт белдерәбез. 
Кадерле дуслар!
Без хәзер тыныч вакытта яшибез – хыялланабыз, тормышлар яхшы булсын өчен хезмәт итәбез! Кыенлыклардан курыкмыйча, һәрвакыт туган-тумачаларына һәм якыннарына таяныч булырга әзер торган  Ватанны саклаучы чын ир-егетләребез булганда бу һәрвакыт шулай дәвам итәр! Ватаныбызны саклаган һәм хәзер дә саклауны дәвам итүчеләргә, булачак солдатларга – барысына да сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев