Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын- кызлар көне белән котлыйм!

Сезнең яшәеш мәңгелек кыйммәтләр – гаилә учагының җылысы, балалар көлүе, наз һәм кайгырту белән бәйле. Сез табигать кебек үк, тудыру һәм яңарту көченә ия, кешегә тормыш бүләк итәсез. Сез безне яңа казанышларга, иҗатка һәм хезмәткә рухландырасыз. Гаилә һәм эш белән бәйле күп санлы мәшәкатьләргә карамастан, безгә тынычлык һәм бәхет бүләк итәсез.
Сезнең һәрберегез – шәһәребезнең һәм районыбызның горурлыгы, Түбән Каманың бизәге һәм өмете. Сезнең катнашыгыздан башка бүгенге көндә безнең территориядә яхшы үзгәрешләр булмас иде.
Түбән Кама муниципаль районының барлык хатын-кызларына хезмәт сөючәнлекләре, ярдәм итәргә әзер торулары, аңлаулары һәм зирәклекләре, дөньяны матуррак һәм шатлыклырак, игелеклерәк итүләре өчен рәхмәт белдерәм. Хөрмәтле хатын-кызлары-быз – ветераннар, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннары алдында баш иябез. Күп балалы аналарга һәм тәрбиягә бала алып тәрбияләүчеләргә – игелекле, киң күңелле һәм фидакарь булулары өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә.
Барлык Түбән Кама хатын-кызларына язгы кәеф, чәчәкләр, елмаюлар һәм теләкләренең чынга ашуын телим! Сезгә, сөйкемле ханымнар, бәхет, нык сәламәтлек, яшьлек һәм матурлык юлдаш булсын!

Айдар Метшин,
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев