Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кабул итәләр

Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе 2 мартта халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра: 15.00-17.00 сәгатьтә социаль иминият фондының ТР буенча регион бүлеге дәүләт учреждениесенең 11нче филиал начальнигы Наталья Тарасова; 16.00-17.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Түбән Кама филиалы вәкилләре; 15.00-16.00 - үзәк район даруханә мөдире Өлфәт...

Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе 2 мартта халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра:
15.00-17.00 сәгатьтә социаль иминият фондының ТР буенча регион бүлеге дәүләт учреждениесенең 11нче филиал начальнигы Наталья Тарасова; 16.00-17.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Түбән Кама филиалы вәкилләре; 15.00-16.00 - үзәк район даруханә мөдире Өлфәт Шәрхимуллин. Адрес: Актүбә урамы, 6 -111. 36-05-62 номеры белән шалтыратып алдан язылырга кирәк.
16.00-18.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» җәмәгать кабул итү бүлмәсендә шәһәр Советы депутаты Эльвира Долотказина түбәнкамалылар белән очраша. Адрес: Студентлар урамы, 9нчы йорт. Мәгълүматлар өчен телефон 41-71-95.
Хокукларын яклап
«Татфондбанк» вкладчылары Казанда оештырган митингта түбәнкамалылар да катнашкан.
Дәүләт ягыннан килешенгән әлеге митинг якшәмбе көнне узган. Аңа проблемалы кредит оешмалары вкладчылары чыккан. Катнашучылар «ТФБ-Финанс» клиентларын «Татфондбанк»-тагылар белән тигез хокуклы итеп тануларын таләп иткәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев