Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кабатланмас моңы бар

Бай безнең Түбән Кама талантларга! Төрле оешма-предприятиеләрдә хезмәт куеп, эштән буш вакытларында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар шәһәр һәм районда әледән-әле оештырылып килүче чараларда түбәнкамалыларга, шәһәребез кунакларына үзләренең җыр-моңнарын, биюләрен һ.б. бүләк итәләр. Алар арасында «Татнефть» компаниясенең нефть химиясе комплексы предприятиеләрендә хезмәт куючылар да бар. Йөк шиннары заводының профсоюз комитеты инструкторы Зөһрә...

Бай безнең Түбән Кама талантларга! Төрле оешма-предприятиеләрдә хезмәт куеп, эштән буш вакытларында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар шәһәр һәм районда әледән-әле оештырылып килүче чараларда түбәнкамалыларга, шәһәребез кунакларына үзләренең җыр-моңнарын, биюләрен һ.б. бүләк итәләр.
Алар арасында «Татнефть» компаниясенең нефть химиясе комплексы предприятиеләрендә хезмәт куючылар да бар. Йөк шиннары заводының профсоюз комитеты инструкторы Зөһрә Аитова - шуларның берсе. Аны шинчылар күбрәк җырчы буларак беләләр. Ул комплекс, йөк шиннары заводында оештырылган массакүләм мәдәни чараларның актив катнашучысы, талантлы алып баручысы. Алай гына да түгел, республика күләмендә узган «Нечкәбил» конкурсында, «ТНВ» телеканалы оештырган «Җырлыйк әле» тапшыруында, шәһәр күләмендәге «Ел хатын-кызы» бәйгесендә һ.б. чараларда катнашып, үзенең кабатланмас моңы белән татар халкының күңеленә дә үтеп керде ул. Ел саен булмаса да, Зөһрә Аитова шәһәрдәшләребезгә үзенең шәхси концерт программасын да тәкъдим итә. Ул түбәнкамалыларны 21 мартта Халык иҗаты йортында чираттагы концертына көтеп кала. Кичке сәгать 6да башланачак «Китмик әле яшьлек иленнән» дип исемләнгән бу концертка керү ирекле. Сәнгатькә гашыйклар бу кичтә Зөһрә Аитова башкаруында халык җырларын да, композиторларыбыз әсәрләрен дә ишетеп хозурланачак.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев