Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Изге айда – изге эш

Шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназия укытучылары коллективы, гимназия директоры Гүзәлия Нәзәт кызы Нәбиуллина җитәкчелегендә, изге Рамазан аенда изге эш башкарды. Гимназиябез 5нче татар мәктәбе булган вакыттагы хезмәттәшебез, укучыларның яраткан укытучысы, бик мөлаем, бөтен көчен сарыф итеп, вакытын кызганмыйча, укучыларга ныклы белем бирү өчен тырышып эшләгән рус теле һәм әдәбияты...

Шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназия укытучылары коллективы, гимназия директоры Гүзәлия Нәзәт кызы Нәбиуллина җитәкчелегендә, изге Рамазан аенда изге эш башкарды.
Гимназиябез 5нче татар мәктәбе булган вакыттагы хезмәттәшебез, укучыларның яраткан укытучысы, бик мөлаем, бөтен көчен сарыф итеп, вакытын кызганмыйча, укучыларга ныклы белем бирү өчен тырышып эшләгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы, тыл ветераны Хәлимә Хөснетдин кызы Гафарованың бакыйлыкка күчүенә 11 ел (исән булса, 91 яшь тулган булыр иде) тулуын һәм аның якыннары булмавын исәпкә алып, каберен зиярәт кылып, чардуган һәм кабер ташы урнаштырып кайттылар.
Аллаһы Тәгалә аларның бу изге эшләренә үзенең тиешле савабын бирер. Ныклык, тырышлык сорый торган хәзерге катлаулы заманда, эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Әлеге күркәм үрнәгегез үзегез тәрбияли торган укучыларыгыз йөрәгендә дә шытым бирми калмас.
Халидә МӨХӘММӘТОВА,
мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев