Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җитәкчеләр сорауларга җавап бирде

Бөтенроссия халыкны кабул итү көнендә бездә барлыгы 93 кеше җитәкчеләргә үз гозере белән килгән. Шуларның 22е - районыбыз авылларында яшәүчеләр, алар үз авыл җирлекләре башлыклары янына барып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне кузгатканнар. Бездә инде дүртенче елын оештырыла торган бу чараның төп максаты - халык күтәргән мөһим мәсьәләләрне җитәкчелек югарылыгында хәл итү...

Бөтенроссия халыкны кабул итү көнендә бездә барлыгы 93 кеше җитәкчеләргә үз гозере белән килгән. Шуларның 22е - районыбыз авылларында яшәүчеләр, алар үз авыл җирлекләре башлыклары янына барып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне кузгатканнар.
Бездә инде дүртенче елын оештырыла торган бу чараның төп максаты - халык күтәргән мөһим мәсьәләләрне җитәкчелек югарылыгында хәл итү юлларын эзләү. Бу көнне Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, шулай ук, район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре, аларның торак-коммуналь хезмәт, икътисад, кече һәм урта эшмәкәрлек, авыл хуҗалыгы һ.б. тармак буенча урынбасарлары кешеләрне кабул итеп, аларның сорауларына җавап биргәннәр. Халыкны, беренче чиратта, җылылык өчен түләүнең ничек исәпләнелүе, кайнар суга бәяләр кебек көн үзәгендәге проблемалар кызыксындыра. Арада эшкә урнашуда ярдәм сораучылар да, кечкенә балаларына бакчада урын юклыктан зарланып, бу мәсьәләне хәл итүдә булышуларын үтенүчеләр дә, фермерлык эшчәнлегендә ярдәмгә өметләнүчеләр дә булган. Шулай ук, җирне һ.б. рәсмиләштерү дә күпчелек өчен күп вакыт ала торган мәшәкатьле эш икән.
Әлбәттә, районыбыздагы унбиш авыл җирлеге башлыклары да, бер көн алданрак, үзләренә караган авылларда яшәүчеләрне кабул иткәннәр. Халык җирлек өчен мөһим мәсьәләләрне күтәргән. Бергәләп, аларны хәл итү юллары турында сөйләшкәннәр.
Ул көнне кузгатылган мәсьәләләрнең җентекләп өйрәнү таләп ителә торганнарын шәһәр һәм район җитәкчелеге үз күзәтүенә алган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев